Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:02

Greenpeace: 40 ел тирә-юнь мохит сагында



Greenpeace активистлары оешманың беренче адымнарын искә төшерә (иглиз телендә)

Greenpeace халыкара тирә-юнь мохит саклау оешмасына бүген 40 ел тулды.

Нәкъ 40 ел элек, 1975 елның 15 сентябрендә экологлар, пацифистлар, журналистлар һәм һиппилар Канаданың Ванкувер шәһәреннән кечкенә генә бер көймәгә утырып Алеут утравларына таба кузгала. Кушма Штатларның шул утрауларда җир асты атом сынаулары үткәреп ятуын фаш итеп кайту өчен.

Көймә утрауларга барып җитә алмый, “яшелләрне” ярты юлда туктаталар, атом сынаулары үтә. Шуңа да карамастан, дөньяда шау-шу чыга, киләсе елга Кушма Штатлар Алеут утрауларында сынаулар үткәрүдән баш тарта. Бүген Greenpeace (Яшел тынычлык) исеме белән танылган тирә-юнь мохит саклау хәрәкәте шулай барлыкка килә.

Өстәге видеоязмада Greenpeace активистлары оешманың беренче адымнарын искә төшерә. [Инглиз теленнән тәрҗемә итү өчен Google тылмачын куллана аласыз. Кызганычка каршы, телләр исемлегендә татар теле әлегә юк.]


Путин "Алтын талпан" эләктерде

Байкал күлендә целлюлоз-кәгазь корылмасын эшкә җигү карары өчен Русиянең Гринпис оешмасы премьер-министр Владимир Путинны "Алтын талпан" бүләге белән бүләкләде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG