Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон: Израиль һәм фәләстиннәр сөйләшү кирәклеген аңлый башлады


Һиллари Клинтон
Һиллари Клинтон
Израиль һәм фәләстиндә, төрлечә карашларны БМО-да фәләстин дәүләтен тануны таләп итү мөрәҗәгате белән түгел, ә сөйләшүләр юлы белән генә хәл итүне аңлау арта бара.

Кушма Штатлар Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон пәнҗешәмбе әнә шундый белдерү ясады. Әмма Клинтон фәләстин ягы БМО-га мөрәҗәгать итмәсен өчен американ һәм Европа дипломатлары нинди гамәлләр кылуы турында тәгаенләмәде. Фәләстин киләсе атнада БМО-га мөрәҗәгать итәргә җыена.

Элгәре АКШ, Фәләстин бәйсезлеге мәсьәләсе Иминлек шурасында карала калса, вето хокукын кулланачак дип белдергән иде.

Фәләстиннең тышкы эшләр министры Риад әл-Мәлки үз теләкләреннән кире каятмаячакларын әйтте һәм АКШ-ның бу мәсьәләгә карашын тәнкыйтьләде.
XS
SM
MD
LG