Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда машина кую урыннары төзелә


Түрәләр аңлатмалар бирә. Сулдан уңга - Марат Хисаметдинов, Юрий Абызов, Алексей Фролов, Айдар Сафин, 16 сентябрь 2011
Түрәләр аңлатмалар бирә. Сулдан уңга - Марат Хисаметдинов, Юрий Абызов, Алексей Фролов, Айдар Сафин, 16 сентябрь 2011

Казан шәһәрендә машина кую урынын табу җитди проблемга әйләнеп бара. Тиз арада яңартылган машина паркларын булдыру мәсьәләсе “Татмедиа”да уздырылган матбугат очрашуында каралды.


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында машина куяр урын булмауны иң зур проблемалар арасында атады. Бүген узган "Яңартылган машина паркларын булдыру" хакындагы матбугат очрашуында машина йөртүчеләр өчен бик актуаль булган сорауларны карап киттеләр.

Казан шәһәр идарәсенең транспорт комитеты рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов әйтүенчә, хәзерге көндә машина кую урынын табу авырлашканнан авырлаша бара. Юлларны төзекләндерү эшләре барганлыктан, машинаны дөрес җиргә куймыйлар, шунлыктан юл тыгыннары барлыкка килә.

“Машинаны билгеле җиргә куймыйча, юл буенда калдыру дөрес эш түгел. Шуның өчен 2011 елдан алып, Конституциянең 69нчы маддәсенә күрә машинаны дөрес җиргә куймау катгый тыелачак”, ди Марат Хисаметдинов.

Аның әйтүенә караганда, машинаны дөрес булмаган җирдә калдырырга йөртүчеләрне ике төп фикер этәрә. Беренчедән, машиналарын бернигә карамастан юл буена куеп калдыру рефлекска әйләнеп беткән. Икенчедән, “тыелмаган, димәк ярый” дигән принцип белән эш итүчеләр бар. Ләкин бу дөрес түгел. Кешеләр үзләренең тормышларын авырайтып, вакытларын бушка уздыралар, дип белдерде ул.

Универсиадага хәтле өлгертергә кирәк!

Машина паркларын төзү инде 2006 елны ук башланып киткән иде. Хакимият машина паркларын төзү өчен барлыгы 38 җир кишәрлеге аерып биргән. 2013 елны уздырылачак Универсиада сәбәпле, быел бу эш тагын да тизрәк темплар белән башкарылачак.

“Әйе, машина паркларын төзү иң табышлы эшләр рәтенә керми. Шунлыктан бу эшкә алынучы инвесторларның саны да күп түгел. Ләкин бер эш тә баштан ук керем алып килми бит. Иң баштан бизнеска үзеңнең акчаңны кертсәң, аннан ул сиңа берничә мәртәбә күбрәк табыш алып киләчәк”, ди "Ак Барс Девелопмент" оешмасының директор урынбасары Айдар Сафин.

Аның әйтүенчә, хәзер Казанның күп кенә үзәк урамнарында машина паркларын булдыру каралган. Шулар арасында Бутлеров, Чернышевский, Карл Маркс, Зур Кызыл урамнары бар. Бу паркинглар 2012 елның ахырына инде төзелеп бетерелергә тиеш икән.

Тимер юл вокзалы машина паркының иң зурысын төзергә планлаштыра

Тиздән тимер юл вокзалында бер этажлы 250 машина сыйдырырлык машина паркы төзеләчәк. Аның төзелеше инде башланган, нигез чокыры казыйбыз, дип сөйләде Айдар Сафин. Инвесторларыбыз да бар, бу машиналар кую урынына 300 миллион акча да бүленеп бирелгән. Универсиадага хәтле төзеп бетерәбез, ди ул.

Ләкин Айдар Сафин фикеренчә, бер проблема бар: тимер юл вокзалы кырында сату эшләре белән шөгыльләнгән кешеләр, гомумән, юлны төзекләндерүдә дә, машина паркы төзелешендә дә комачаулый.

“Машина куя торган урыннар түләүле була инде ул, ләкин әгәр дә кеше машинасын бер сәгатькә генә калдырып китә икән, аны бушлай ясарга мөмкин”, ди Марат Хисаметдинов. Бәяне кую-куймау инвесторларның үзеннән тора инде, диде ул.
XS
SM
MD
LG