Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:50

“Үтеп булмаслык Казан” харитасына үзгәрешләр керде


“Киртәләрсез шәһәр” иҗтимагый төркеме физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр үтә алмаган урыннарны күрсәткән “Үтеп булмаслык Казан” харитасына үзгәрешләр кертте.

Юл чатларында мөмкинлекләре чикләнгәннәргә һич үтү мөмкинлеге булмауны күрсәткән кызыл тамгалар харитада яшел һәм сары билгеләргә алыштырылды.

Казанның Бауман һәм Кирмән (Кремлевская) урамнарында юлларны төзекләндергәндә пандуслар куелган һәм кайбер урыннарда җәяүле сукмакларының юлдан биеклеге киметелгән. Бу хәлләр “Үтеп булмаслык Казан” харитасына да үзгәрешләр кертте.

“Киртәләрсез шәһәр” төркеме бу үзгәрешләр алга таба да дәвам итәр дип өметләнә. Казан әлегә кадәр инвалидларга, бала арбаларына һәм велосипедчыларга үтеп булмаслык урамнары белән билгеле башкала булып калуын дәвам итә.

XS
SM
MD
LG