Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада җанатар ораннары сәяси төсмер алды


Украинада җанатар ораннары сәяси төсмер алды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:32 0:00
йөкләү

Җомга көнне Киевта хөкүмәтка каршы оран салып, шул ук эчтәлектә сүзләр язылган футболкалар сатучы активистлар «Бөркет» көчләре тарафыннан куып таратылды.

Җомга көнне Киевта хөкүмәткә каршы оран салып, шул эчтәлектә сүзләр язылган футболкалар сатучы активистлар «Бөркет» көчләре тарафыннан куып таратылды.


Киевның «Динамо» такымы җанатарлары соңгы вакытта салган ораннар, президент Виктор Януковичның туган ягын искә алып, «Донбасс халкына рәхмәт...» дигән бер гаепсез сүзләрдән башлана.

Оранның дәвамы исә президентның кылган-кылмаган гамәлләренә бәя бирү рәвешендә үзгәреп тора: «...прокурор һәм хакимнәр өчен», «...алтын бәдрәфләр өчен», «...Кырымны арзан газга саткан өчен», «...педераст-президент өчен».

Бу ораннарны украин җанатарлары футбол уеннары вакытында стадионнарында ачыктан-ачык яңгырата:



Киевның «Простопринт» ширкәте «Донбасс халкына рәхмәт...» ораннары язылган футболкалар һәм башка төрле сувенирлар чыгара башлаган. Соңгы вакытта бу ширкәт хезмәткәрләре куәт оешмалары тарафыннан тентүләргә, сорау алуларга тартыла.

Пәнҗешәмбе кичендә Киевның Бәйсезлек мәйданына футболка сату чарасына меңгә якын кеше җыелган. «Простопринт» вәкилләре әйтүенчә, сувенир сатудан килгән акчаны алар полициядән килгән зыянны капларга, адвокатларга, Украинадагы «сәяси тоткыннарга» ярдәм өчен тотарга тели. Урам җыены вакытында чуалышлар чыккан, полиция тауарның бер өлешен алып киткән, тиешле документлар юк дигән сылтау белән.

«Донбасс халкына рәхмәт» дип язылган таурлар
Куәт оешмалары «Простопринт» ширкәтен 2012 елда Украина һәм Польшада үтәчәк Европа беренчелеге тамгаларын үз тауарларында канунсыз рәвештә куллануда гаепли.

«Простопринт» вәкилләре бу гаепләүләрне кире кага. Ширкәт җитәкчесе Дмитрий Олейников сүзләренчә, бу очракта җитештерүче түгел, заказ бирүче җавап бирергә тиеш. Ихтимал, моны полиция провакация оештыру өчен махсус рәвештә үзе эшләгән, ди ул.

Киев «Динамо»сының җанатарлар төркеме җитәкчесе Андрей Кореневский сүзләренчә, соңгы вакытта полиция җанатарларга басым ясый башлаган. Алар егетләрне чакыртып алып, «профилактик» сөйләшүләр үткәрә башлады, ди ул.

Киевтагы сәясәт белгече Константин Матвиенко хакимиятнең бу җанатар ораннарына кискен реакциясен чарасызлык белән аңлата. Янукович идарәсе вакытында тормыш дәрәҗәсе төшә бара, хакимиятнең җәмгыятькә тәкъдим итәрлек әйбере юк. Хакимиятнең үзендә дә бердәмлек юк. Шуңа күрә ул халыкның һәр ризасызлык гамәленнән өркеп тора, ди белгеч.
XS
SM
MD
LG