Accessibility links

“Украина өчен” фиркасе Җинаять кодексына үзгәрешләр тәкъдим итә


“Украина өчен” фиркасе Югары Радага хакимияттәге түрәләрне сәяси эзәрлекләүне бетерә торган канун өлгесе тәкъдим итте.

Әлеге өлгенең авторлары фикеренчә, сәяси карарлар өчен сәясәтчеләр җаваплылыкта һәм алар эш урыннарын, сайлаучыларның теләктәшлеген дә югалта.

Киевта хәзер Украинаның элекке башлыгы Юлия Тимошенко эшен тикшергән мәхкәмә бара. Аны 2009 елда Русия белән газ килешүләрен имзалаганда вазыйфаларын арттыруда гаеплиләр.
XS
SM
MD
LG