Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таиландта бомбалар шартлауда өч кеше һәлак булды, 64 кеше яраланды


Таиландның көньягындагы Наратһиват вилаятендә мотоциклларга куелган бомбалар шартлап өч кеше һәлак булды, кимендә 64 кеше яраланды. Һәлак булучыларның берсе – өч яшьлек бала.

Полиция белдерүенчә, әлеге шартлауларны әфьюн сатучылар оештырган булырга мөмкин, чөнки берничә көн элек аларның әгъзалары кулга алынган.

Таиландның көньягындагы Наратһиват, Паттани һәм Ялада 2004 елдан бирле көч кулланулар дәвам итә. Ул вакытта мөселман кораллы сугышчылары хәрби ныгытмага һөҗүм итеп, бик күп корал кулларына төшергән иде. 2004 елдан бирле биш меңгә якын кеше кораллы сугышчылар һөҗүменнән һәлак булды.

Таиландның көньяк вилаятендә күпчелеге мөселманнар яши. Алар яшәгән төбәк 200 елга якын элек Таиландка кушылуга карамастан, будда динендәгеләр күпчелеге булган илне түгел, күршедәге Малайзияне үз күрә дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG