Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:14

Либиядә НАТО очкычлары Сирт шәһәрен утка тотты


Каддафи тарафдары Муса Ибраһим белдерүенчә, НАТО очкычлары Либиянең Сирт шәһәрен утка тотканда 350-дән артык кеше үтерелгән. Сирт – Каддафиның туган шәһәре.

Ибраһим әйтүенчә, шимбә төнендә 30-дан артык ракета атылган. 90-лап кешенең кайда булуы билгесез, 700-ләп кеше яраланган.

НАТО җитәкчелеге бу хәбәргә әлегә аңлатмалар бирми. Либиянең яңа җитәкчелеге гаскәрләре Сирт шәһәрендә каты сугышлардан соң чигенергә мәҗбүр булды.

Яңа җитәкчелек гаскәрләре җомга көнне Бани-Вәлид шәһәрендә дә уңышсызлыкка дучар булды. Бу кала да алып ташланган диктатор тарафдарлары кулында. Каддафи даирәсендәгеләр “күпләгән һәм күпләгән айлар” дәвамында кораллы каршылыкка әзер икәнелекләрен белдерә.

XS
SM
MD
LG