Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:38

15-16 сентябрьдә Оренбурда Русия оториноларингологларының чираттагы фәнни-гамәли конференциясе үтте. Оештыручыларның берсе – танылган оториноларинголог, профессор Рамил әфәнде Зәбиров.


Әлеге конференциядә Русия табибларыннан тыш, Казакъстан һәм Украинадан килгән галимнәр дә катнашты. Колак һәм югары тын юлларын дәвалау буенча микрохирургиянең үсешенә һәм уңышларына багышланган җыенда 150дән артык төрле буын вәкилләре табиблары катнашты. Аларның күпчелеге яшьләр иде.

Конференциядә каралган тема елдан-ел актуальләшә бара. Дөньяда 300 миллионнан артык кешедә колак авыруы күзәтелә, шуларның 13 миллионы Русиядә, араларында миллионнан артыгы – балалар.

Күргәзмәдә операция ясау барышында кулланыла торган замана микроскопларын да күрергә мөмкин иде. Русиядә оториноларингологларның Оренбур мәктәбе алдынгылардан санала.

“Колак, борын,тамак авыруларын дәвалаучыларның саны төбәктә 150дән артык”, ди әлеге конференцияне оештыручы, Оренбур медицина академиясе профессоры Рамил әфәнде Зәбиров.

Профессор Наилә Милешина
Оренбурда мондый җыен икенче тапкыр үтә. Мәскәүдән килгән профессор Наилә Милешина Оренбурда икенче тапкыр икән:

“Тумышым белән мин Түбән Новгородның Сергач якларыннан, Мәскәүдә яшим һәм эшлим. Балаларны дәвалыйм, операцияләр ясыйм, бүгенге чыгышым да балаларны дәвалау хакында”, дип сөйләде профессор ханым.

“Мин төбәкнең Кувандык шәһәрендә практик табиб булып 17 эшлим, югары дәрәҗәдә оештырылган мондый конференцияләр безнең өчен бик файдалы”, ди Ишбулат Котлыбаев.

Конференциядә катнашучы оториноларингологларның сүзләренә караганда, 2020 елда колаклары ишетү сәләте кимегән кешеләрнең саны 30%ка артачак.

Оториноларингологлар конференциясен оештыручы Рамил әфәнде Зәбиров – кафедра мөдире, профессор, Русиянең атказанган табибы, медицина фәннәре докторы. Тумышы белән Беляевка районы Гиръял авылыннан.

Гиръял мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлаган Рамил табиб булу турында уйламаган. Аның язмышын әтисе хәл итә. Бөек Ватан сугышы кырларында каты яраланган Әхмәт Зәбировның гомерен бер табиб коткара. Шул вакытта сугышчы үзенә сүз бирә: "Улым туса, ул табиб булырга тиеш", ди. Ул сугыштан исән кайта, өйләнә һәм Зәбировлар гаиләсендә малай тугач, аңа Рамил дип исем кушалар.

Микроскоплар күргәзмәсе
Еллар үтә, җидеъеллык мәктәпне тәмамлагач, Әхмәт абый улы Рамилны медицина училищесына алып бара: "Менә мин сезгә улымны алып килдем, ул профессор булырга тиеш", ди.

Рамил әфәнде башта медицина училищесын, аннан медицина иститутын яхшы билгеләргә генә тәмамлаган.

Шулай әтисе теләге белән медицинага килеп кергән авыл малае хәзер инде үзе галимнәрне әзерли. Бүгенге көндә профессор Рамил Зәбировның 185 фәнни эше бар, ул 16 патент авторы, аның җитәкчелегендә 12 табиб кандидат диссертациясе яклаган, өч фән докторын тәрбияләгән.

Шундый галимнәрнең берсе – Рамил Рәхмәтуллин, биотән авторы. Ә бит ул гиаматриксның ачышы да кеше кендегеннән башлана.

Яшь галим ун ел элек Рамил әфәнде җитәкчелегендә кафедрада эшли башлый, аннан остазы белән берлектә яңа тема өстендә эшли. Рамил
Рәхмәтуллинның диссертация темасы да: “Операция юлы белән саңгырауларның ишетү сәләтен кайтару” була.

Профессор Рамил Зәбиров инновацион эшләр турында түбәндәгеләрне сөйләде:

"Әйтергә кирәк, иң элек шушы пластик матдәне без кешенең кендек бавыннан алдык. Беренче экспериментларны, операцияләрне этләрнең колак пәрдәләренә эшләп карадык.

Бу сынауларны 96%ка уңышлы узгач кына, Русия медицина академиясе кешеләрне дәваларга рөхсәт бирде.

Конференциядә катнашучылар
2005 елда Мәскәү күргәзмәсендә бу ачыш өчен безнең галимнәребез көмеш медаль белән бүләкләнде. Ә 2009 елда ясалма биотән ачышы алтын медальгә лаеклы дип табылды”.

Рамил әфәнде Зәбиров җитәкчелегендә елына 200ләп югары сыйфатлы операцияләр эшләнә. Мәскәүдә 2005-2008 елларда үткән халыкара инновация күргәзмәләрендә укучылары белән берлектә эшләгән хезмәтләре өчен алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнгән.

Ул Русия гыйльми шурасы әгъзасы, «Вестник оториноларингологии», «Российская оториноларингология» журналларының редакция шурасы әгъзасы, Оренбур өлкәсенең колак микрохирургия үзәге җитәкчесе.

2010 елда Рамил әфәндегә яңа инновацион хезмәтләре өчен «Оренбур өлкәсе губернаторы премиясе лауреаты" исеме бирелде.

XS
SM
MD
LG