Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:57

Барак Обама “миллионерларга” салымны арттырырга тәкъдим итә


Барак Обама

Барак Обама

Кушма Штатлар президенты Барак Обама Конгресска еллык керемнәре бер миллион доллардан артык булган ватандашларының салымнарын арттыру тәкъдиме белән чыгарга җыена.

Ак Йортта үзен белгертергә теләмәгән вәкил, бу бюджет дефицитын киметү өчен бер адым булачак һәм Обама аны дүшәмбе игълан итәргә җыена, дип әйтте.

Обаманың максаты - урта хәллеләр белән чагыштырганда байларның салымнары ким булмауга ирешү. Хәзер төрле салым ташламаларына күрә, байлар яхшырак хәлдә.

Обама оппонентлары – республиканнар, салымнарны арттыруга каршы. Алар дәүләт чыгымнарын азайту юлы белән бюджет дефицитын киметергә тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG