Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:35

Тайвань президентына намзәт Кытай белән кушылу сөйләшүләренә әзер


Тайвань президентына оппозициядән намзәт Цай Инвэнь, әгәр аны ватандашларының күпчелеге якласа, утрауны Кытайга кушу сөйләшүләрен башларга әзер икәнлеген белдерде.

"Financial Times" газетында исемнәре әйтелмәгән американ түрәләренең Цай Инвеньнең Кытайга карата сәясәте төбәктә тотрыклыкка куркыныч ясый дигән язмалары дөнья күргән иде. Шуннан соң Инвень Нью-Йорктагы брифингта әлеге белдерүен ясады.

Инвеньнең бу белдерүе үзе җитәкчелек иткән Демократик прогрессив фирка карашларына каршы килә. Фирка утрауның бәйсезлеген яклый.

Тайвань Кытайдан 1949 елда аерылган иде.

XS
SM
MD
LG