Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:28

Владивосток портында ике көймә бәрелеп бер кеше һәлак булды


Владивосток портында зур булмаган көймә һәм коры йөк ташучы көймә бәрелеп бер кеше һәлак булды. Ун кеше исән калды. Алар арасыннан ике кешене хастаханәгә салганнар.

Приморье өлкәсендәге Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе хәбәр итүенчә, исән калганнарны судан каза булган урыннан үтүче башка көймәләрдәгеләр коткарган.

15 метр озынлыгындагы көймә бәрелешкәч баткан. Анда барлыгы 11 кеше булган.

Коры йөк ташучы көймәгә зур зыян килмәгән.

XS
SM
MD
LG