Accessibility links

Бер гасырлык Рауза апа


Уртада – Рауза Кастрова
Уртада – Рауза Кастрова

Узган шимбәдә Мәскәүнең мәдәни үзәгендә йөз яшьлек Рауза апа Кастрованың туган көнен бәйрәм иттеләр. Татар милләтендә данлыклы хәйрияче, мәчетләр төзетүче булган, сәүдәгәр Салих Ерзинның оныгы – Рауза апаның бер гасырлык тормышы үзе бер тарих.


Бүгенге көндә дә мавыктыргыч итеп сөйләү сәләтен югалтмаган Рауза апа Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев, Әхмәт Ерикәй, Газиз Айдарский, Сара Садыйкова, гомумән, милләтебезнең башка данлыклы кешеләре белән очрашулары хакында хәтирәләре белән җиңел уртаклаша. Ул Муса Җәлил оештырган әдәби түгәрәккә йөргән. Мәскәү хастаханәсенә ятар алдыннан Салих Сәйдәшев тормыш иптәше белән Рауза апаларда яшәгән. Вафатыннан соң да алар йортыннан Казанга озатылган.

Рауза ханымның бер апасы Мирсәет Солтангалиевның тормыш иптәше булган. Ул шулай ук олы дин галиме Муса Бигиевның укучысы да.

Рауза апаны кичә башланганчы ук котлый башладылар
Рауза апаның туган көнен бәйрәмгә әверелдергән мәдәни үзәк һәм милли-мәдәни мохтарият аның турында махсус кино да төшергән. Ул тасманы алар очрашуга килгән халыкка тәкъдим иттеләр. Тасманы караганнан соң Рауза апаны сәхнәгә менгерделәр. Аны котларга дип гади кешеләрдән башлап төрле даирә түрәләре дә килгән иде. Шулар арасында Мәскәү хөкүмәте, Мәскәүнең милләтләр йорты, Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге, Җәмигъ мәчете, Бөтендөнья татар конгрессы, милли-мәдәни мохтарияте һәм башка бик күп җирләрдән дә котлаулар булды. Рәсим Акчурин Рауза апаны котлап, аның иңенә Оренбур шәле салды.

Рәсим Акчуриннан соң Рауза апаны бабасы төзеткән, хәзер инде сүтелгән мәчет исеменнән Хәсән хәзрәт котлады.

Рауза апа Наилә Фатеховага кушылып "Ай былбылым" җырын да җырлады.
Тамашачылар арасында Рауза апа белән бүген дә тыгыз элемтәдә яшәүче дуслары да бар иде. Шуларның берсе – тарихи мәчет мулласы Габдулла хәзрәтнең кызы Илсөяр ханым. Аңар да 92 яшь. “Мин шушы йорттагы мәктәпне тәмамлаган кеше. Минем әтине 1937 елда Сталин лагерьларында атып үтерделәр. Әнием сөргендә вафат булды. Мин менә 15 яшьтән ятим үскән бала”, ди ул. Без аннан Рауза апа хакында да сорадык.

Илсөяр ханым: “Без көн дә телефоннан сөйләшеп торабыз. Ул үзе генә яши, кибетләргә йөри, ашарга да үзе пешерә. Махсус оешмалардан килеп аңар ярдәм итәләр. Табиблар да карап тора. Без инде аңа үзеңне сакла, юкка-барга урамга чыгып йөрмә дип әйтәбез. Ул – тынгысыз”, диде.

Шунысы да кызыклы, 1812 елгы сугышта татар халкының батырлыклары хөрмәтенә патша тарафыннан төзетелгән тарихи мәчетнең муллары булып буыннан-буынга Аги фамилияле дин әһелләре эшләгән. Илсөяр апаның 1937 елда репрессиягә эләккән һәм атып үтерелгән әтисе Габдулла хәзрәт Шәмсетдинов шул Агиларның кияве булган.

Рауза апаны Рәсим Акчурин котлый
Рауза Кастрованың туганы, Касыйм татарлары тарихын язучы, хәзер татар халкы шәҗәрәсен эшләүче Дәүләт бүләге лауреаты Гадел Беляев: “Рауза апаның нәсел җепләре пәйгамбәрләр заманына барып тоташа. Бигрәк тә Рауза Кастровалар белән туганлыгы булган Шакуловлар нәселе аңа якын, Шах Кули – пәйгамбәрнең кызы Фатыйманың эшен дәвам иттерүчеләрдән булган”, дип раслый.

Рауза апаның бер гасырлык тормыш юлы хәтирәләрендә татар зыялылары, сәүдәгәрләре, дин әһелләрен язмышлары да чагыла. Ул – Мәскәү татарлары өчен татар дөньясының тере бер тарихы.

Очрашу ахырында Рауза апа рәхмәтен белдерде:“Мин – гади бер кеше, минем аерым алып әйтерлек эшләгән эшләрем юк. Мине зур дәрәҗәгә күтәрдегез, рәхмәт”, диде ул.

Шулай итеп, мәдәни үзәктә йөз яшьлек гади татар апасының гына түгел, бер гасырлык тарихка шаһит булган, Сталин дәверенең сөргеннәрен дә үз җилкәсендә татыган, татар дөньясында кайнаган кызыклы шәхеснең туган көнен бәйрәм иттеләр.
Рауза апаны балалар котлый
XS
SM
MD
LG