Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Кол Гали сурәтле конвертлар чыкты


Кол Гали һәйкәле рәсеме белән бизәлгән конверт
Кол Гали һәйкәле рәсеме белән бизәлгән конверт

Ульян өлкәсенең элемтә бүлекләрендә борынгы бөек шагыйребез Кол Галинең Сембердәге һәйкәле сурәте төшкән конвертлар сатуга чыкты.


Ульян өлкәсенең элемтә бүлекләрендә үзенчәлекле конверт сатуга чыкты. “Үзенчәлекле” дигәне – Русия шартларында рәсми рәвештә барча күрше халыкларны да татарның борынгы тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыру мөмкинлеге ачуда.

Конверт борынгы бөек шагыйребез Кол Гали һәйкәле рәсеме белән бизәлгән. Моңа кадәр конвертларның бары тик урыс мәдәнияте һәм тарихына кагылышлы рәсемнәр белән генә бизәлүе – гадәти күренеш иде.

”Болгар яңарышы” җәмгыяте җитәкчесе Шәүкәт Богданов һәм аның фикердәшләре тырышлыгы аркасында 500 мең данәле тираж белән чыккан әлеге конверт илдәге төп халыкларның берсе булган болгар-татар халкының да гомум дәүләтебез төзелешендә зур өлеше булганлыгын искә төшерә.

Өлкә башлыгы Сергей Морозов конвертка кул куя
Шәүкәт Богданов “Болгар яңарышы” оешмасының бу тырышлыгын тормышка ашыруда ярдәме өчен өлкә башлыгы Сергей Морозовка да рәхмәтләр укый. Нәкъ аның уңай карашы Кол Гали һәйкәлен булдыруга да зур этәргеч булган иде.

Ә быелгы Сабантуйда Сергей Морозов барча халык алдында тантаналы шартларда бу конвертка үз имзасын куеп, фатиха биргән иде. Шунда ук Шәүкәт Богданов өлкә башлыгына рәхмәт хаты тапшырган иде.

Шундый ук хатлар федераль почта хезмәтенең Ульян өлкәсе идарәсе башлыгы Александр Игрушкинга, өлкәнең филателистлар оешмасы рәисе Дмитрий Устиновка тапшырылган иде.

Шәүкәт Богданов әйтүенчә, 500 мең тираж белән чыккан әлеге конверт урыс-чуаш-мукшы күршеләребезнең игътибарын да җәлеп итәр һәм аларга борынгы болгар шагыйре – горурлыгыбыз Кол Гали иҗаты белән якыннанрак танышырга этәргеч бирер.

Хәер, чуашларны “күрше” дип кенә әйтү бик үк урынлы да булмас: алар да бит Кол Галине үзләренеке дип саныйлар икән. Һәрхәлдә, Михаил Юхма төзегән “Древние чуваши” дигән олуг китапта “Кыйссаи Йосыф”ка биш сәхифә бирелгән.

Ут күршеләребезнең мондый тырышлыклары татарга әллә ни зарар китерми. Тырышсыннар үзләренчә. Болгар тамырларыбызны уртак дип санасак, туганлык хисләре дә ныгый төшәр. Бертуган игезәк татар белән башкорт арасында ясалма капма-каршылыклар тудыру омтылышларын искә төшерсәң – бигрәк тә.
XS
SM
MD
LG