Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:42

Һималайда җир тетрәүдә һәлак булучылар саны арта


Һималайда көчле җир тетрәүдә һәлак булучылар саны 50 кешегә җиткән. Кичә Һиндстан, Непал һәм Кытай чикләрендә җиде дәрәҗәдәге тетрәү булды. Һиндстанның көнчыгышында һәм Дәһлидә дә җир тирбәлешләре сизелгән.

Ике йөздән артык кеше яраланган дип хәбәр ителә. Җир тетрәү балчык ташкыны тудырган һәм күп кенә корылмаларга зыян салган. Һиндстанның Дарджилинг шәһәре һәм тагын берничә авыл, кала электр утсыз калган.

Коткаручылар тетрәү булган таулы урыннарга үтәргә тырыша. Анда да үлүчеләр һәм яраланучылар булырга мөмкин дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG