Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:47

Һава ширкәтләре кыскартыла. Татарстанга нишләргә?


"Татарстан" һава ширкәтенең Boeing очкычы

"Татарстан" һава ширкәтенең Boeing очкычы

Русия үзенең сивиль авиациясендә катгый чаралар күреп хөрти хәлләрне яхшыртырга омтыла. Белгеч исә, җитәкчелектә дилетантлар утырганга, нәтиҗәсенә шик белдерә.


Ярославльдә Як-42 очкычы казасында дөньяга билгеле “Локомотив” хоккей такымы корбан булгач кына Русия җитәкчелеге чыннан да сивиль авиациядә (гражданская авиация) хәлләрнең үтә дә хөрти булуын аңлады күрәсең. Соңгы арада Русиядәге очкычлар һәм боралаклар белән казалар нык ешайды. Әле Як-42 белән булган хәлгә кадәр, июнь аенда Карелиядә ТУ-134 очкычы җимерелеп төшеп 45 кеше һәлак булган иде.

Ниһаять, менә Русия җитәкчелеге очышлар иминлеген тәэмин итә алмаган һава ширкәтләре эшчәнлеген туктату өчен чараларны 15 ноябрьгә кадәр үк әзерләргә боерды. 2012 елдан яңа таләпләргә җавап бирмәгәннәрнең ябылачаклары да белдерелде.

Кимендә ун очкычлы ширкәтләр генә калачак

Русия транспорт министры Игорь Левитин Ярославльдәге казадан соң булган киңәшмә вакытында 2012 елдан даими очышлар ясаучы һава ширкәтләрендә очкычлар саны уннан артык һәм алар кимендә 50 кеше сыешлы булырга тиеш дип тә белдергән иде. 2013 елдан таләпләр тагын да катыланачак. Һава ширкәтләрендәге очкычлар саны 20дән дә ким булмаска тиешлеге дә әйтелә.

14 сентябрь көнне өч һава ширкәтенең лицензиясез калуы һәм тагын 30 ширкәтнең шул хәлгә дучар булачагы да игълан ителде.

Бөгелмәдән китүче "Ак Барс Аэро" очкычы
Әлеге белдерүләр һәм соңгы хәлләр Русиядәге башка зур булмаган ширкәтләр белән беррәттән Татарстандагы һава ширкәтләренең язмышын да кыл өстенә куярга мөмкин. Мәскәүнең әлеге йөкләмәләре кертелә калган очракта даими очышлар ясаучы “Татарстан” һава ширкәте, “Ак Барс Аэро” да, күпчелек очракта чартерларга йөрүче “Тулпар-Эйр” да, якын араларга очышлар оештырырга ниятләгән “Казан һава ширкәте”дә бу таләпләрне күтәрә алмаячак. Берсендә дә әлеге шартларга туры килердәй очкычлар саны юк.

Шулай ук җир һәм һавада икенче бер очкычка бәрелешүне кисәтүче җиһазлар кую кирәклеге дә әйтелде. "Бу җиһазларны кую Русиядә бик кыйммәткә төшә, чөнки бәяләре нык арттырылган", ди “Казан һава ширкәте” ачык акционерлык җәмгыяте башлыгы Мөхәммәд Закаржаев. Зур булмаган һава ширкәтләренең бу җиһазларны үз акчаларына гына сатып алып, очкычларга урнаштырырга хәлләреннән килмәячәк.

Татарстан һава ширкәтләре берләшерме?

Татарстан өчен бары тик бер генә юл калырга мөмкин, ул да булса – берләшү. Росавиациянең Татарстандагы һава транспорты идарәсе башлыгы Шәүкәт Умаров кушылу мөмкинлеген кире какмый.

“Төрле юлларны тикшереп карадык. Бүгенге хәлдә яшәп калу өчен, “Аэрофлот”, “Трансаэро”, “Сибирь”, “ЮТэйр” кебек эре һава ширкәтләре белән көндәшлектә тору бик җиңел булмаячак. Русия хөкүмәте һава ширкәтләре һәм күпме очкыч таләп ителәчәге турында нинди боерык чыгаруга карап үзебездә карар кабул ителәчәк. Әйе, кушу мөмкинлеге дә каралырга мөмкин. Әгәр кушылырга йә булмаса кыскартырга дисәләр, бу сорау һичшиксез күтәреләчәк”, ди Умаров.

“Казан һава ширкәте” ачык акционерлык җәмгыяте башлыгы Мөхәммәд Закаржаев та кушылуның иң отышлы юл булачагын әйтә.

“Гомумән, республикадагы бөтен мөмкинлекләрне берләштерү акыллы юл булыр иде. Ике, йә булмаса өч һава ширкәте оештырырга да мөмкин. Берсе ерак араларга һәм төбәкнең үз эчендә очарга мөмкин. Икенчесе зур булмаган очкычлар һәм боралаклар белән шөгыльләнер иде. Республиканың мөмкинлекләр зур, очкычлар күп. Белгечләр, очучылар һәм инженерлар да җитәрлек. Әгәр яхшы концепция эшләнсә, бөтен булганны бер йодрыкка берләштерү республика эчендә генә түгел, ә читтә дә конкурентлыкка мөмкинлек тудырыр иде», ди Закаржаев.

Шулай да ул: “Ә моңа әлеге ширкәтләрнең хуҗалары риза булырмы соң?" дигән сорау да куя.

Татарстан һава ширкәтләре бөтен көчләрен бергә туплап, искергән очкычлардан арынып, юлчыларга хезмәт күрсәтүне күпкә яхшыртып кына дөнья базарына чыга ала.

Белгечләр, берьяктан, күп ширкәтләр булу аларны күзәтеп дилбегәдә тоту кыен дип белдерсә, икенче яктан, һава ширкәтләре аз калган очракта билетка бәяләр кискен үсәргә мөмкин дип тә әйтә.

Күзәтүчеләр күп - нәтиҗәсе юк

Закаржаев сүзләренчә, авиациядә булачак әлеге үзгәрешләр артында кайбер зур ширкәтләрнең теләкләрен тормышка ашыру да ятарга мөмкин.

Мөхәммәд Закаржаев
«Миңа калса, монда иң эре һава ширкәтләренең омтылышларын тормышка ашыру ята. Аларга вак һава ширкәтләре бәяләрне үзләре теләгәнчә куярга комачаулый. Минем фикеремчә, таләпләр бөтен һава ширкәтләренә дә бертөрле һәм бик катгый булырга тиеш. Әлеге таләпләр үтәлешен күзәтә торган оешмалар нигә контрольдә тотмый соң? Нигә ришвәт алып ниндидер рөхсәтләр бирә ала?» ди Закаржаев.

Русиядә һава ширкәтләре өстеннән күзәтеп торучы өч оешма булуга карамастан, төрле башбаштаклыкларга мөмкинлекләр әлегә ничек булган шул килеш кала бирә. Чит илләрдә бары тик бер генә оешма сивиль авиацияне контрольдә тота. Русиядә әлегә проблемнарның асылын аңлап бетермичә, ордым-бәрдем чаралар күрелү аркасында, системалы һәм җентекле даими эш алып барылмаганга, күпләгән кешеләрнең һәлак булуына китерә.

Зур түрәләрнең күбесе дилетант

Закаржаев, сивиль авиациягә бу тармакны бөтенләй белмәгән дилетантлар җитәкчелек иткәнгә әнә шул хәлгә төштек тә инде, дип әйтә.

«Әле күптән түгел генә Русиянең транспорт министрлыгында авиация өчен элек ФСБ-да эшләгән Король фамилияле кеше җаваплы иде. Росавиациягә хәрби һава көчләре генерал-лейтенанты Курзенков җитәкчелек итте. Хәзер ул Ространснадзор башлыгы. Генерал сивиль авиация турында нәрсә дә булса беләме?! Нечкәлекләр турында әйтеп тә тормыйм, ә гомумән сивиль авиация турында?» ди Закаржаев.

Аның сүзләренчә, «Татарстан» һава юллары ширкәтенә дә сивиль авиациядән ерак булган экономист белемле кеше җитәкчелек итә. "Гади очучыдан башлап, бөтен баскычларны үтеп, зур түрә булганда гына җитәкчеләр тармакны яхшы үзгәрешләргә алып барырга мөмкин", ди Закаржаев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG