Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә демонстрантлар атом станцияләрен кулланмауны таләп итте


Япония башкаласы Токиода алты меңгә якын демонстрант урам йөреше үткәрде. Алар хөкүмәттән атом электр станцияләрен кулланмауны таләп итте.

Демонстрантларның күбесе Фукусима шәһәреннән килгән иде. Атом электр станциясендә каза булгач бу шәһәргә дә зыян килде. 11 марта көчле җир тетрәү һәм дулкын ташкыныннан соң берничә энергобүлек сафтан чыккан иде. Нурланыш таралганлыгы билгеле булды. Хакимият атом станциясеннән 20 чакрым радиуста һәркемне дә башка урынга күчерү карары чыгарды.

Халык фикерен белешү илдә яшәүчеләрнең 70%-ы атом станцияләрен куллануга каршы икәнне күрсәтә. Япониянең 54 атом-төш реакторы бар, шуның бүген 11 генә кулланыла.
XS
SM
MD
LG