Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:00

“Правое дело” Михаил Прохоровны фиркагә кайтармакчы


“Правое дело” фиркасе эшмәкәр Михаил Прохоров белән аны яңадан оешманың рәисе итеп кайтару сөйләшүләре башлап җибәргән.

"Правое дело" рәис намзәтләре исемле төзелү һәм аңа Прохоровның да керү мөмкинлеген белдерә. Аларның исемлеге бүген фирканең федераль сәяси шурасында тикшереләчәк.

Прохоровның матбугат хезмәте исә эшмәкәрнең фирка башлыгы вазыйфасына кайту мөмкинлеген кире какты.

Үзган атна Михаил Прохоровка каршылар аны оешма башлыгы вазыйфасыннан читләштергән иде. Эшмәкәр үзе бу хәлне махсус оештырылган “фиркане кулга төшерү” кампаниясе дип атады. Прохоров бу һөҗүмнең артында Русия президенты администрация башлыгының беренче урынбасары Владислав Сурков торуын әйтте.

XS
SM
MD
LG