Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:22

Сайлау комитеты “Яблоко”дан думага намзәтләр исемлеген раслады



Русия үзәк сайлау комитеты “Яболко” фиркасеннән Дәүләт думасына депутатлыкка намзәтләр исемлеген раслады. Хәбәр агентлыклары белдерүенчә, тапшырылган документларда җитешсезлекләр табылмаган.

“Яблоко” сайлау комитетына үз исемлеген беренче тапшырган фирка булды. Комитет бу көннәрдә “Патриоты России” һәм ЛДПР исемлекләрен тикшерә. “Правое дело” намзәтләр исемлеген иртәгә тәгаенләргә тиеш. “Бердәм Русия”, КПРФ һәм “Гадел Русия” бу атна ахырында үтәчәк корылтайларында исемлекләрне булдырыр дип көтелә.

Дәүләт думасына сайлау 4 декабрьгә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG