Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:05

Германия һәм Төркия президентлары сөйләшүләр үткәрде


Төркия президенты Абдулла Гүл бүген Берлинда Германия президенты Кристиан Вульфф белән сөйләшүләр үткәрде. Матбугат очрашуында Гүл, үз иле Европа Берлеге үсеше өчен өлеш кертә ала, дип белдерде.

Төркия берничә ел Европа Берлегенә керергә омтыла, әмма Германия канцлеры Ангела Меркель моңа каршы чыга. Меркель тулы хокуклы әгъза булу урынына Әнкарага “өстенлекләргә ия хезмәттәш”лек тәкъдим итә.

Төркия президенты һәм Германия канцлеры арасында сөйләшүләр сишәмбе булачак. Әлеге очрашуда Төркиядән китеп Германиядә яшәүче өч миллион кешенең бүгенге хәле дә тикшереләчәк.

XS
SM
MD
LG