Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:12

Казандагы тарихи һәйкәлләрнең хәле турында президент сөйли башлаганнан соң, моңарчы билгеле булмаган исемнәр ачыла башлады.


Моңарчы мәгълүмат чараларында мәдәният һәм тарихи яктан кыйммәтле саналган һәйкәлләрнең хуҗасы итеп ниндидер серле “Ершовский” ширкәте аталган иде.

Ул күптән түгел җимерелгән Банарцев йорты һәм Болгар номерларын сатып алган булган икән, шуңа һәйкәлләрне шушындый хәлгә китергәне өчен әлеге ширкәтне гаепләргә мөмкин булып чыга.

Элегрәк мәдәният министрлыгы каршындагы һәйкәлләрне куллану һәм саклау дәүләт контроль оешмасы баш идарәсе җитәкчесе, мәдәният министры урынбасары Игорь Нестеренко эштән алынды. Һәйкәлләрнең җимерелүе өчен аны гаепләделәр.

Мәдәният министрлыгында һәйкәлләр өчен җаваплы бүлек башлыгы да вазифасыннан китте. Башка беркем дә зыян күрмәде. Җимерелгән һәйкәлләрнең күбесе башкалада булса да, шәһәр җитәкчелегендә дә гаеплеләр табылмады.

Миллиардер Семин җавапка тартылырмы?

Инде республика бюджетыннан финансланучы Татарстанның рәсми телеканалы "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында шушы мәсьәләгә багышланган тапшыру чыкты. Аның авторы, шәһәр үзәгендәге биналарның һәм җирләрнең хуҗасы – доллар миллиардеры Алексей Семин, дип сөйләде.

Аның ширкәте тарихи һәйкәлләр дип саналучы биналарны интернеттагы сәхифәләр аша арендага алырга тәкъдим итә икән. Кайбер мәгълүматларга караганда, Татарстанның элекке банкротлык комитеты башлыгы Семин җитәкчелегендәге ASG ширкәте 200 мең квадрат метр коммерция өчен кулланып була торган күчемсез милеккә, Казан үзәгендә һәм аның тирәсендә 50-25 мең гектар җиргә ия. Ягъни ул һәйкәлләрне төзек килеш саклап тотарга тиеш булган.

Шулай ук, биналарның хуҗалары рәтендә башка исемнәр дә аталды, әмма алар миллиардерлар исемлегенә керми. Аларны Казанның элекке шәһәр башлыгы Камил Исхаков шәхсән белергә тиеш, дип сөйләде бер әңгәмәдә сәяси күзәтүче Лев Овруцкий.

Зиннәтле әйберләргә акча бар, ә һәйкәлләргә юк...

Моңарчы матбугатта да, түрәләр тарафыннан да, милек ияләренең бинаны карап торырга акчалары булмый, дигән фикер әйтелеп килде. Ягъни шуңа һәйкәл җимерелеп бетә. Ә бит Алексей Семинның акчасы юк дип әйтеп булмый.

"Форбс" журналы хәбәр итүенчә, Алексей Семинга караган биналардан кергән табыш 40 миллион доллар белән исәпләнә. Алексей Семин Роман Абрамович һәм Тельман Исмаиловтан аз гына калыша. "Форбс" исәпләвенчә, ул Русиядәге иң эре күчемсез милек ияләре исемлегендә 26 урында тора икән.

Булган акчаларын ул зиннәтле әйберләргә тотарга ярата, мәсәлән, аның җыелмасында XVIII гасыр Көнбатыш Европа өй җиһазларыннан 500ләп әйбер бар, дип яза әлеге дәрәҗәле журнал.

Миллиардер Алексей Семин Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка яраткан рәсемен күрсәтә, Казан, 2011 ел
2011 елның июлендә Семин Казанда күренде. Ул Татарстан президентына үзенең фламанд рәссамнары эшләре җыелмасын тәкъдим итте, Татарстандагы “Яңарыш” фондына үзенең XVIII гасыр өй җиһазлары җыелмасын бүләк итте.

Миңнеханов аңа ул вакытта рәсемнәрен халыкка күрсәтер өчен күргәзмә оештырырга һәм кулында булган җир пайларын эшкәртергә киңәш иткән иде.

Казан буйлап 4нче сәяхәт

Президент Рөстәм Миңнеханов исә җимерелгән урамнар буйлап соңгы сәяхәтендә Семин исемен искә төшермәде. Элегрәк ул Тукай урамы, Татар бистәсендә йөргән булса, бу юлы экскурсия йөртүче Олеся Балтусова аны Ульянов-Ленин, Мөштәри, Маяковский, Айвазовский һәм башка тарихи урамнардан йөрткән.

Татарстан президенты (у) бу сәяхәткә дә министрларны һәм прокурорны ияртте
Бу җирләрдә урамнар казылган булып чыкты, чокырлар барлыкка килгән. Анда XIX-XX гасырларда салынган агач һәм таш йортлар әле сакланган, кайсылары буш тора һәм шулай итеп җимерелеп бара.

Юк ителгән йортлар урынында кирпечтән заманча зур биналар салынган. Моңа Рөстәм Миңнеханов үзе дә гаҗәпләнеп куйган икән. Биналарның хуҗаларын, һәм шәһәр йөзен бозып, аларны төзергә рөхсәт биргән кешеләрне ачыкларга кушты, дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG