Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исерек пилот һәм һава торышы Ту-134 казасына китергән


Июнь аенда Петрозаводски янында Ту-134 очкычы казасын тикшерү эшләре тәмамланды.

Русия дәүләтара авиация комитеты белдерүенчә, начар һава торышы һәм экипаж хаталары казага китергән. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, пилот начар һава торышы шартларында куркынычсыз биеклектән тагын да түбәнрәк төшкәч, яңадан һавага күтәрелеп икенче тапкыр әйләнеп килмәгән. Өстәвенә, пилотларның берсе бераз салмыш булган. Һава торышы турында очкычка хәбәр ителгән мәгълүмат та чынлыкка туры килмәгән. Әлеге сәбәпләрнең барысы да очкычның казага юлыгуына китергән.

Ту-134 очкычы 21 июнь көнне Мәскәүдән Петрозаводскига очканда казага юлыккан иде. Нәтиҗәдә 52 кешенең 47-се вафат булды, биш кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG