Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:00

БМОда Фәләстин дәүләте мәсьәләсен карау алдыннан Израил фәләстиннәрнең булырга мөмкин протест чараларына әзерләнә.

Бу атнада Нью-Йоркта Берләшкән милләтләр оешмасының еллык җыенында Фәләстин дәүләтчелеге мәсьәләсе төп тема булырга охшый. БМО Иминлек Шурасында бу мәсьәлә тавышка куелганда Израил белән фәләстиннәр арасында киеренкелек артачак. Израил булырга мөмкин көч куллануларга ныклап әзерләнүен белдерә.

Моңа бәйле Фәләстин идарәсе башта БМО Иминлек шурасына БМОның тулы хокуклы әгъзасы буларак кабул итүне сорап мөрәҗәгать итәчәк. Кушма Штатлар инде алдан ук Фәләстиннең бу омтылышына каршы вето хокукын кулланачагын әйтеп куйды. Аннан соң БМОның Гомум мәҗлесе Фәләстингә оешмада Ватикан белән беррәттән “күзәтүче дәүләт” статусы бирү мәсьәләсен тавышка куячак. Оешмадагы 129 әгъза илнең өчтән икесе моны хуплап тавыш бирер дип көтелә.

БМОдагы бу тавыш бирү Фәләстин дәүләте танылуны аңлатмаячак. Аның нәтиҗәсендә Көнбатыш Ярдагы яһүд утарлары да тыелмаячак. Иерусалимда исә төзелеш, хәтта, тагын да куәтлерәк төс алырга мөмкин.

Израил шулай ук фәләстиннәргә каршы төрле җәза гамәлләренә дә керешергә мөмкин. Шундый чараларның берсе Фәләстингә аена 100 миллион доллар күләмендәге салым акчаларын күчерүне туктату була ала. АКШ Конгрессы да Фәләстин автономиясенә 600 миллион долларлык еллык ярдәмен киметергә мөмкин.

Израил инде БМОда Фәләстин мәсьәләсендә тавыш бирүгә бәйле чыгарга мөмкин чуалышларга ныклап әзерләнергә кереште. Узган якшәмбедә Израилнең полиция башлыгы Йоһанан Данино без сентябрь аенда көч куллану планнарын күрмибез, әмма фәләстиннәргә килгәндә, бу бик мөһим вакыйга һәм без һәртөрле сценарийны исәптә тотабыз диде.

Данино әйтүенчә, соңгы берничә айда күп кенә кисәтүләр булган, әмма БМОда тавыш бирү көне якынайганда әллә ни зур күтәрелеш булу мөмкинлеген күрсәтүче ишарәләр юк. “Без гарәп израилләр арасында теләктәшлек булуын күрәбез. Алар канун кысаларында ризасызлык белдерсә дә, көч белән протест чаралары әзерләми”, - диде Данино.

Аның әйтүенчә, Фәләстин идарәсе дә көч куллануга юл куймаячагын белдергән. Без соңгы арада аларның көч куллануларга юл куймау мөмкинлекләре булуын күрдек”, - ди Данино.

Шул ук вакытта полиция башлыгы соңгы еллардагы хәлләрне исәпкә алып һәртөрле мөмкинлеккә әзер торырга кирәк ди. Иң яманы исә киңкүләм протест чараларының контрольдән чыгуы булачак.

Полиция үз көчләрен җомга көнгә әзерли. БМО Иминлек шурасында Фәләстин мәсьәләсе җомга көнне тавышка куелачак. Бу көнне җомга намазына җыелган фәләстиннәр намаздан соң Израилгә протест белдергәндә көч куллану мөмкинлеге шактый зур санала.

Полициянең чаралар бүлеге башлыгы Ниммим Мор: «Булырга мөмкин чуалышлар турында күзләү мәгълүматлары җитешмәү сәбәпле, без иң яман очракка да әзерләнәбез», - диде.

Аның әйтүенчә, полицияне әзерләү өчен 55 миллион доллар тотылган. 9 мең полиция хезмәткәре махсус күнегүләр үткән. Аларның 7500-е махсус мобиль көч буларак әзерләнгән. Ягъни, көч куллану кайда гына булса да, полиция тиз арада анда барып җитеп чаралар күрә алачак.

Гомумән алганда, полиция көчләре Иерусалим тирәләрендә, катнаш шәһәрләрдә, зур юлларда ныгытыла.

Полиция, булырга мөмкин чуалышларны бастыру өчен 14 миллион долларга яңа җиһазлар да алган. Израил иминлек көчләре протестчыларны куып тарату өчен 200 мең литр сасы сыеклык, тавыш белән куркытып тарату җиһазлары, күз яшьләндерү газы тутырылган гранаталар, резин ядрәләр һәм башка шундый кораллар да әзерләп куйган.

Чуалышларны бастыруда кулланыла торган бу коралларның кешене үтерердәй булмавы әйтелә. Хәрбиләр шулай ук АКШтан алынган микродулкынлы яңа системны да кулланырга мөмкин. Бу систем йөз метр ераклыктан микродулкыннар белән кешеләрне хәрәкәтләнә алмаслык хәлгә китерә ала.

Полиция җитәкчесе, гомумән, көч куллануларга әзерлекнең моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә булуын белдерә.

XS
SM
MD
LG