Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан хакимияте дин тоткан тагын 11 кешене экстремизда гаепләп кулга алган


Бу көннәрдә Үзбәкстан рәсмиләре Ташкентта 11 мөселманны дини экстремизмда гаепләп кулга алган. Алар арасында 23 яшьлек Әхрар Сәидвәлиев һәм 47 яшьлек Әдхам Сиддиков. Калганнарының исемнәре әйтелми.

Экстремистик дини төркем оештыруда Әдхам Сиддиков гаепләнде. Бу хәл мәхкәмә үтмичә генә мөмкин булды, ди үзбәк хокук яклаучылар.

Үзбәкстан кануннары буенча, кулга алынучылар прокурор ордеры бирелмичә генә сак астында 72 сәгать буена торырга мөмкин. Аннан иреккә чыкмаган очракта алар тагын 10-15 көн дәвамында төрмәдә утырырга мөмкин.

Хокук яклаучылар сүзләренә караганда, бу вакыт эчендә кулга алынган кешеләр тикшерүчеләр тарафыннан җәзалана һәм моның нәтиҗәсе буларак башкармаган җинаятләрне үзенә алырга мөмкин. Әлеге очраклар соңгы елларда Үзбәкстанда киң таралыш алган.
XS
SM
MD
LG