Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:39

Аделаида кызлары татар-башкортны таныта


Чарада татар-башкорт балаларының “Шатлык” бию төркеме катнашып, зур алкышлар казанды.

Чарада татар-башкорт балаларының “Шатлык” бию төркеме катнашып, зур алкышлар казанды.

18 сентябрь якшәмбе көнне Австралиянең Аделаида шәһәрендә йөгерү көне үткәрелде. Шәһәр үзәгеннән алып яр буена кадәр 12 чакрым араны йөгереп йә атлап узуда 30 меңнән артык кеше катнашты.

Йөгерештән тыш төрле кызыклы уеннар, чаралар оештырылды. Шәһәрдә урнашкан ширкәтләр үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды. Көньяк Австралиянең милләтара бәйләнешләр оешмасы төрле милләт вәкилләренең җыр-биюләрен тәкъдим итте. Бу чарада татар-башкорт балаларының “Шатлык” бию төркеме дә катнашып, зур алкышлар казанды.

Җирле халык биюче кызларга төрле сораулар бирде, татар һәм башкортлар нинди милләт була, алар кайда яши, мәдәнияте, теле, киемнәре нинди була, дип кызыксындылар. Биюче кызлар бу сорауларга дөрес итеп җавап бирергә тырышты.

Мөшәррәф Салих
Аделаида

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG