Accessibility links

Чаллыда коммуналь хезмәтләргә бурыч 680 миллион сумга җитте


Айрат Зәйнуллин
Айрат Зәйнуллин

Булган бурычларны кайтару эшенә полисменнарны, мәхкәмә карарларын үтәтүчеләрне, мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләрне дә җәлеп итәчәкләр. 200 мең сумнан артык бурычлары булган 4 гаилә кечерәк фатирларга күченде.


9 сентябрь көнне Татарстан премьер-министры Илдар Халиков Кама аръягы район-шәһәрләре җитәкчеләре өчен киңәшмә уздырган иде. Биредә коммуналь хезмәт оешмаларында акча йөрешенең үтә-күренмәле булмавы, урлашуларга китерүе дә әйтелде.

Шуннан соң Татарстанда коммуналь хезмәтләргә 3 миллиард сум бурыч җыелуы, аларны кайтару чаралары хакында сүз булды. Шушы сөйләшүдән соң Чаллы хакимиятендә коммуналь хезмәт күрсәтүне яхшырту, бурычларны түләү мәсьәләсе даими күтәрелеп тора.

Бурычлыларны ут өзү куркытмый

Чаллы хуҗалык җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр хакиме Васыйл Шәйхразиев мондый мисал китерде: “Бер гаиләнең бурычлары 8 ел буена 227 мең сумга җиткән. Һәм без аларга сүз әйтмибез, чара күрмибез”.

Әлеге сүзләргә “Паритет” коммуналь ширкәте җитәкчесе Риф Хуҗиев: “Без даими бурычлары булган фатирларда электр энергиясен өзәбез. Ләкин без китүгә утны үз белдекләре белән кабат ялгыйлар”, дип акланды.

Чаллыда 600дән артык гаиләнең коммуналь бурычлары 100 000 сумнан артып киткән. 2000ләп гаиләнең бурычы 50 мең белән 100 мең сум арасында.

Бурычтан фатир алыштырып котылалар

Илдар Халиковның Чаллыда уздырган киңәшмәсе бушка китмәде кебек. Хәзер шәһәрдә бурычларны җыю кырысланып килә.

“Коммуналь түләү акчалары тормышны яхшыртуга тотыла. Бүгенгә Чаллы буенча мондый бурыч күләме – 680 миллион сум.

Идарә ширкәтләре, мәхкәмә карарын үтәтүчеләр, участок инспекторлары белән аерым киңәшмә уздырдык. Приставларның җитәкчесе яңа эш алымнары тәкъдим итте. Алар идарә ширкәтләре вәкилләре, мәшгульлек үзәгендә исәптә торган кешеләр белән бурычлары булганнар мәсьәләсендә эшләячәк.

Зур бурычлы кешеләр белән аерым шөгыльләнәбез. Узган атнада 59 гаиләнең 200 мең сумнан артык бурычлары бар иде. Хәзер андыйлар саны 55кә калды. 4 гаилә, түли алмаганын аңлагач, үз теләге белән кечерәк фатирларга күченде. Шуның белән бурычтан да котылдылар.

Бу эш алга таба да барачак. 10 ел буена түләмәүчеләр дә бар. Алар социаль яктан кыен хәлдә калган. Монда кечкенә балалылар, исерекләр, эшсезләр бар. Аларның фатирларына үтеп керү, сөйләшү бик кыен.

Без андыйларның утларын өзәбез. Ләкин алар үзләре утны тагын ялгый. Хәзер андыйларга җинаять эшен ачу мөмкинлеге зурая”, диде бурычлар юнәлешендәге чаралар хакында Чаллы коммуналь хезмәт департаменты башлыгы Айрат Зәйнуллин.

Без зур күләмдә бурычлары булган ике фатирның ишекләрен шакыдык. Ул вакытта фатир эчендә кеше, телевизор тавышлары булса да, ишек шакыганнан соң тынлык урнашты, җавап бирүче күренмәде. Нәтиҗәдә, коммуналь түләүләрнең түләнмәү сәбәпләре хакында сөйләшү барып чыкмады.
XS
SM
MD
LG