Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарихи бакчага вәхшиләр ияләшкән, полиция битараф


"Лядской" бакчасының Горький урамы ягыннан керү өлеше
"Лядской" бакчасының Горький урамы ягыннан керү өлеше

Казан үзәгендә урнашкан “Лядской” бакчасында җенси һөҗүмнән зыян күргән кызны якларга теләгән егетне кыйнаганнар. Ул полициянең вакытында ярдәм итмәве хакында белдерә.


“Гадел Русия” фиркасе матбугат хезмәте вәкиле булып эшләүче Марат Нәбиуллинның баш мие селкенгән, борын сөяге сынган, кабыргаларына зыян килеп, күрүе начарайган.

Исемен үзгәртеп язарга кушкан Марат Нәбиуллин сүзләренчә, 17 сентябрьдә узачак “Гадел Русия” партиясенең Казан бүлеге конференциясенә хәзерлек эшләре тыгыз булганга, 16 сентябрь көнне эштән бик соң гына чыгарга туры килгән. Өйгә кайтыр өчен хезмәттәше Альбина белән бергә такси тотарга уйлаганнар.

Башта банкоматтан акча алдык та, “Лядской” паркы аша машиналар күбрәк йөри торган урамга чыгарга уйладык, ди ул.

Тарихи бакчада йөрү куркыныч!

"Лядской" бакчасының эчке өлеше
Парк уртасына җиткәч, безнең каршыга ике егет чыгып, моннан үтмәгез, безнең монда эшләр бар дип, безне икенче юлдан борып җибәрде. Без алар белән бәхәсләшеп тормадык, башка юлга чыктык та киттек.

Әмма әйләнеп барганда без куаклар арасыннан ниндидер хатын-кыз тавышы ишеттек. Ул үз сүзләре белән ризасызлык белдерә иде. Ул: “Туктагыз, туктагыз, икенче кеше кирәкми”, дип кычкыра иде.

Без инде бу сүзләрне ишеткәч, бераз сагайдык, туктап калдык, ди Нәбиуллин. Башта егетләрнең аларны икенче юлга борып җибәрүе, аннары сәер хатын-кыз тавышы журналистларны борчылырга мәҗбүр иткән. Минем башымнан шундук, паркта кемнедер көчлиләр ахры, дигән уй йөгереп узды, ди Марат.

Полициягә өмет юк

Марат бу хәлне туктатыр өчен телефон аша полициядән ярдәм сораса да, моның өчен үзенә тупас кына җавап ишетергә туры килгән.

"Мин “112” хезмәтенә шалтыраттым. Бу шул “02” хезмәте кебек инде. Кесә телефоныннан “02” гә шалтыратып булмый бит. Адресны, парк исемен әйтеп, куаклар арасыннан сәер хатын-кыз тавышы ишетелә дип белдердем. Безне туктаткан кешеләр турында да сөйләп бирдем.

“112” хезмәте миңа бу районда дежур патруль машинасы булмавын әйткәч, алайса миңа нәрсә эшләргә соң, дип сорадым. Оператор хатын-кыз исә бу сорауга, теләсәгез нишләгез, дип җавап кайтарды", ди ул.

Нәбиуллин, полициядән тиешле җавапны ишетә алмагач, вакыйгага үзе ачыклык кертергә уйлаган, әмма нәтиҗәдә үзе дә һөҗүмгә дучар калган. Ул вакытта адәм баласы нәрсә булачагын уйлап җиткерми икән, ди Марат.

Журналист тәртип яклы

"Мин инде бу хәлгә битараф кала алмадым. Ничек инде Казан уртасында шундый хәл була ала? Альбина белән теге тавыш ишетелгән якка таба киттек.

20 метр калгач, агачлар арасыннан ялангач хатын-кыз гәүдәсе һәм аның өстендә шулай ук ялангач бер ир-атны күрдек. Мин ир-атны күрүгә "Тукта, төш аңардан”, дип кычкырдым. Шул вакытта, безне алдарак туктатып башка юлга кертеп җибәргән ике егет килеп, син кем, монда нишләп йөрисең дип бәйләнә башладылар", ди Нәбиуллин.

Журналистның кисәтүләренә колак салмаган тәртип бозучылар, башта бәхәсләшеп алган булсалар, аннан соң Нәбиуллинны кыйнауга күчкәннәр.

"Арттан берсе сукты, аннан алдан суга башладылар. Аякка тибеп, мине җирдә типкәләп кыйный башладылар. Кырыйдан качарга да тырышып карадым, ләкин алар кабат тотып, әле акыл өйрәтә-өйрәтә кыйнауларын дәвам итте.

Хезмәттәшем Альбинага да бәйләнәселәр иде, тик ул ничектер качып котылды", ди ул.

Нәбиуллин, бу кыйнау бәлкем үлем белән беткән булыр иде, әмма ярдәмгә полиция хезмәткәрләре килеп чыкты. "Аларны Альбина чакырдымы, әллә инде безне ишетеп килделәрме – анысын белмим. Кыйнаучыларның берсен тотканнар иде. Полиция машинасында барганда безгә янавын дәвам иттерде ул", дип белдерә журналист.

Кыйнаучыларның калган икесе качып котылды. Көчләнүче кыз белән нәрсә булгандыр, анысын безгә әйтүче булмады, ди ул.

Тәртип бозганны күрсәң, нишләргә?

Тагын шундый вакыйга белән очрашырга туры килсә, нәрсә эшләргә дә белмим, ди Нәбиуллин. Ул, моннан ары травматик пистолет яисә газ баллоны кебек саклану җиһазлары алыргамы әллә, дип тә уйлый башлаган.

Зыян күрүче әңгәмә ахырында кабат “112” ярдәм күрсәтү хезмәтенең начар эшләвен искә төшерә.

"Полиция турында минем бер дә сөйлисем килми. Халык арасында коры мөнәсәбәте белән полиция үз дәрәҗәсен тагы да төшерә", ди ул.

"Иминлек хезмәткәрләре үз гражданнарына тиешле ярдәмне күрсәтә алмаганны, дөньякүләм Универсиада, дөнья чемпионатлары өчен киләчәк туристларның иминлеген ничек итеп тәэмин итәр икән. Алар да төнлә урамга чыкмый калмаслар бит. Минем белән булган хәлгә генә дучар калмасыннар иде", дип борчылды ул.
XS
SM
MD
LG