Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда бензин бәяләре күтәрелүгә каршылык чарасы үтә


Казанда бүген Ирек мәйданында машина ягулыгы бәяләре күтәрелүгә каршы чара уза. Русиянең бәйсез һөнәр берлекләре хәбәр итүенчә, илнең бик күп шәһәрләрендә бензин һәм дизель ягулыгы бәясе арта барганга каршылык чаралары узачак.

Һөнәр берлекләре ягулыкка бәя арту автоширкәтләр һәм анда эшләүчеләргә тискәре йогынты ясады дип белдерә.

Һөнәр берлекләре нефть эшләнмәләре базарында гадел көндәшлек һәм ягулык бәяләренә дәүләт контроле кертүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG