Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлускони Италиянең кредитлар рейтингын түбәнәйтү белән килешми


Сильвио Берлускони Standard&Poor's агентлыгының Италия кредитлар рейтингын түбәнәйтү карары белән килешми. Италия премьер-министры сүзләренә караганда, әлеге карарның төбендә чын икътисад түгел, ә сәяси уеннар тора.

Әйтергә кирәк, Италия парламенты узган атнада кризиска каршы катгый чаралар кабул итте. Алар гамәлгә ашса, илнең дәүләт бурычы өч ел эчендә 54 миллиард долларга киметеләчәк.

Standard&Poor's белгечләре исә Италия бурычлар кризисыннан бик сүлпән чыгачак дип саный. Шуның өчен кичә агентлык илнең кредитлар рейтингын бер баскычка түбәнәйткән иде.
XS
SM
MD
LG