Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:16

Әнкарада шартлау: өчәү һәлак булган, 30 кеше яраланган [видео]


Төркия башкаласы үзәгендә көчле шартлау нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булды һәм кимендә 30 кеше яраланды. Аларның кимендә дүртесе авыр хәлдә хастаханәгә озатылды. Шартлау янында торган берничә машина янды. Якындагы биналарның тәрәзәләре ватылган.

Соңгы мәгълүматларга караганда, бомба машина эченә яшерелгән булган. Полиция шартлау урынында төрле шигарьләр кычкырган бер хатынны тоткарлады. Әлеге террор гамәлен тикшерү эше башланды.

XS
SM
MD
LG