Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:50

Страсбург мәхкәмәсе ЮКОС эшендә Россияне гаепле итеп таныды


Европада кеше хокуклары мәхкәмәсе карарына күрә, Русия хакимиятенең ЮКОС салым кануннарын бозган дип чыгарган җәзасы гадел булмаган. Өстәвенә, ЮКОС адвокатларына ширкәтне яклау өчен җитәрлек вакыт бирелмәгән.

Шул ук вакытта Европа мәхкәмәсе карарына күрә, Русиянең ЮКОСны җимереп аның акчасын үзенә алу өчен мәхкәмәне махсус кулланганын раслаган дәлилләр табылмаган.

Зыян күргән якка компенсация түләүгә килгәндә, Страсбург мәхкәмәсе бу турыда карарын әлегә кабул итмәгән.

Шикаять иткән тараф 98 миллиард доллар сораган иде. Страсбург мәхкәмәсендә бу кадәр сумнарны моңарчы бер кем дә таләп итмәгән булган.

XS
SM
MD
LG