Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:58

"Правое дело" сайлау исемлекләрен раслады


"Правое дело" фиркасе Мәскәүдә узган чираттагы җыелышында Дәүләт Думасы сайлауга намзәтләр исемлеген раслады. Анда барлыгы 377 кеше теркәлде. Беренче өчлектә фирканең рәисе вазыйфасын башкаручы Андрей Дунаев, фирка әгъзасы Андрей Богданов һәм мәшһүр теннисчы Анна Чекветадзе күрсәтелгән.

Бүгенге җыелышта шулай ук “Правое дело”ның сайлау алды програмы кабул ителде. Анда шәһәр башлыкларын турыдан-туры сайлау, ә дәүләт хезмәткәрләрен вазыйфаларында ике мөддәттән дә артык тотмаска дигән тәкъдимнәр бар.

Исегезгә төшереп үтәбез, узган атнада фирканең башлыгы Михаил Прохоров әлеге вазыйфасыннан читләштерелгән иде. Эшмәкәр үзе бу хәлнең килеп чыгуында Кремльне гаепләде.

XS
SM
MD
LG