Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия транспорт министры Дума депутатлары алдында хисап тотты


Дәүләт думасының бүгенге утырышында Русиянең транспорт министры Игорь Левитин илдә соңгы вакытта казаларның ешаеп китүенә карата депутатлар каршында хисап тотты.

Министр сүзләренә караганда, Русия һава аланнарының күбесе кичекмичә яңартуны таләп итә. Аларның 40 ел элек гамәлгә кертелеп бер дә яңартылмаган. Очкычларның уртача яше исә 21 ел. Күпчелеге советлар заманында төзелгән.

Елга транспортына килгәндә, министр әйтүенчә, көймәләрнең 100 проценты диярлек 45 елдан артык кулланыла. Элек аларны эре ширкәтләр тикшергән булса, 90нчы еллардан соң ул эш йөзләгән вак ширкәтләргә йөкләнде.

Министрның Дәүләт думасы чыгышы вакытында оппозиция аны вазыйфасыннан читләштерергә тәкъдим итеп караган иде. Ләкин “Бердәм Русия” фиркасе моңа кискен каршы чыкты.

Күптән түгел генә әле Ярославль янында Як-42 очкычының һәлакәте 42 кешенең гомерен өзде. Июль аенда исә Татарстанда “Булгария” корабы батты. 122 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG