Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядә Милли күчеш шурасы гаскәрләре Сәбһа шәһәрен алды


Либиядә Милли күчеш шурасы гаскәрләре илнең үзәк өлешендәге Сәбһа шәһәренә керде. Алып ташланган диктатор Мәэмәр Каддафи көчләре каршылык күрсәтмәгән. Бу хакта Либиянең яңа армиясен озатып йөрүче CNN журналистлары хәбәр итә.

Милли күчеш шурасы гаскәрләре чолгап алган Бәни-Валид шәһәрендә Каддафи тарафдарлары һуманитар һәлакәт тудыра, алар кибетләрне талый, шәһәрдәге халык ачтан интегә. Бу хакта Либиянең яңа хакимияте вәкиле белдерде.

Бүген Сүриянең Arrai TV телеканалы Каддафиның аудио мөрәҗәгатен эфирга бирде. Анда ул үзе тудырган сәяси системаның Либия халкы теләген чагылдыруны һәм аны бернинди хәрби чаралар белән җимереп булмаячагын әйтә.

Каддафиның кайчан яздырылганы билгеле түгел. Шулай ук аның кайда булуы да билгесез.
XS
SM
MD
LG