Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры артисты Вера Минкина вафат булды


Вера Минкина (1918-2011)

Бүген Казанда Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Камал театрының аерылгысыз йөзенә әйләнгән Вера Минкина вафат булды. Аңа 93 яшь иде.

Вера Минкина 1918 елның 9 сентябрендә Татарстанның Чистай районы Бахта авылында дөньяга килә. Татар театр техникумын тәмамлагач, Республика күчмә театрында эшли башлый. 1952 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына күчә һәм анда озак еллар дәвамында күпләгән рольләр башкара.

Вера Минкина катнашкан спектакльләргә тамашачы яратып йөрде. Ул Мостай Кәримнең “Җырланмаган җыр” спектаклендә Гөлбикә, Таҗи Гыйззәтнең “Чаткылар” спектаклендә Гыйльмениса, Туфан Миңнуллинның “Гөргери кияүләре”ндә Палый һәм башка күп рольләрне үзенә генә хас итеп башкарды.

Вера Минкина белән хушлашу иртәгә, 21 сентябрьдә, Камал театрында 10.30-да узачак.
XS
SM
MD
LG