Accessibility links

Чиркәү үзенә тел-теш тидертмәскә тырыша


Чиркәү үзен тәнкыйтьләүчеләрне мәхкәмәгә җәлеп итеп турысын әйтүдән биздермәкче була. Калининградта “Тридевятый регион” дип аталган газетны чыгаручы Борис Образцов әнә шундый хәлгә дучар булды.

Калининградтагы мәхкәмә, Образцов Рус православ чиркәвен мыскыллаган дип, аннан 110 мең сум штраф түләтү карары чыгарды.

Гыйнвар аенда Мәскәү патриархатының югары вәкиле Всеволод Чаплин Русиядә киенү кагыйдәләре кертү таләбе белән чыккан иде. Ул “Хәзер ширкәтләр, мәктәпләр дресс-код кертә. Русия күләмендә дә дресс-код уйланса начар булмас иде”, дип белдерде. Чаплинның “фәхишә кебек киенгән хатын-кыз офиска килеп керсә, башка ханымнар аңа бу хакта әйтергә хаклы булырга тиеш” дигән сүзләре дә матбугатта кискен тәнкыйтьләргә дучар булган иде.

Тәнкыйди мәкаләләрнең берсе “Независимая газета” да дөнья күрде. Образцов әлеге мәкаләне үзенең газетында күчереп баса һәм патриархат вәкиле белдерүенә үз фикерен дә әйтә.

Борис Образцов
“Мин һәрвакыт бу сакаллы трансвеститларга зур шикләнү белән карадым, килешерсез, озын күлмәк кигән ирләрне башкача атау авыр. Чиркәү саташуына җавап итеп әлеге киенеп-ясанганнардан хатын-кызларча киенмәүне, сакалларын кисүне һәм төрле шалтыравыклар асмауны таләп итәргә кирәк. Гомумән алганда, дин (религия) белән инану арасында упкын, җәннәт белән җәһәннәм арасыннан ким түгел.

Инану һәркем өчен зур әһәмияткә ия һәм ул кирәк тә – ул бу рәхимсез дөньяда яшәргә булыша. Бу башка берәүгә белдерелми торган бик шәхси әйбер булып тора. Ә дин – нәкъ күңелгә яшерелгәнне дөньяга чыгару, күңел стриптизы ул. Әле ул гына да түгел, минемчә, дин ул – берьяктан, көтү урынына йөргән затлар һәм икенче яктан, дини оешма башында торган рисвайлар берләшмәсе”, дип язып чыккан иде Образцов.

Ул шулай ук Русия православ чиркәвенең үзенеке булмаган һәм моңа кадәр дини вазифа башкармаган биналарны үз кулына төшерүләрен дә хөкем итте.

Тикшерү комитеты Образцов язган әлеге фикердән кисәкләп-кисәкләп гаеп эзли. Белгечләр җәлеп ителә. Аерым алганда, Саркисова фамилияле тел белгече “сакаллы трансвеститлар” дигән гыйбарәне аерып алып “трансвеститлык Русиядә киң таралмаган, шуңа күрә күпчелек халык бу күренешкә тискәре карашта” дигән үз бәяләмәсен бирә.

Мәхкәмәдә дәүләт гаепләүчесе Ольга Рудненко Образцовны ел ярымга колония-яшәүлеккә ябуларын сорый. Мәхкәмә исә әлеге фикерләр өчен 110 мең сум штраф түләтү карары чыгара.

Мәхкәмәдә Образцов соңгы сүзендә үзен нахакка гаепләүләрен, газетында язганнарына үкенмәвен һәм һәр әйткән фикерендә калачагын белдерде.

Аңа кадәр ул мәхкәмә ничек кенә бетмәсен, Рус православ чиркәвен дәүләттән аеру һәм аңа Русия конституциясен һәм кануннарын үтәтү өчен көрәшен дәвам итәчәген әйткән иде.
XS
SM
MD
LG