Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:39

Әфганстанның элекке президенты Борһанетдин Раббани шартлауда һәлак булды


Кабулда бүген Әфганстанның элекке президенты Борһанетдин Раббани үтерелде. Ул үз өендә Талибан хәрәкәтенең ике вәкиле белән очрашканда шартлау нәтиҗәсендә һәлак була. Полиция сүзләренә караганда, бомба интихарчы чалмасында яшерелгән булган.

Илнең хәзерге президенты Хәмид Карзай бу хәбәрдән соң АКШтагы сәфәрен туктатып Әфганстанга кайтып китте.

Борһанетдин Раббани 1992 елдан алып талиблар хакимиятне алганчы Әфганстан башлыгы вазыйфасын башкара. 1996 елдан соң ул талибларга каршы көрәшкән Төньяк альянс җитәкчеләренең берсе була. 2010 елда исә Раббани Югары Солых шурасын җитәкли башлый. Әлеге шураның төп максаты Әфганстанның хәзерге хакимияте белән талиблар арасында сөйләшүләр башлап җибәрү иде.

Моннан күптән түгел генә Раббани ислам белгечләре конференцияcендә чыгыш ясап дин галимнәрен интихарчыларны хөкем итәргә чыгарга чакырган иде.

XS
SM
MD
LG