Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанлылар бензин бәяләрен төшерүне таләп итә


Казанда бензин бәяләре артуга каршы пикет үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:06 0:00
йөкләү

20 сентябрь көнне Казанның Ирек мәйданында бензин бәяләре артуга каршы пикет үтте.

Казанда бензин бәяләре күтәрелүгә каршы пикет үтте. Башкаланың Ирек мәйданында узган чарада катнашучылар хөкүмәттән бензин бәяләрен төшерүне таләп итте.


“Нефтькә бай илдә ни өчен халык фәкыйрь яши?”, “Хөкүмәт! Ягулык бәяләрен тәртипкә сал!”, “Ягулык бәяләренең артуы халыкның тормышын начарайта”, “Бензин бәяләре арта, оешмалар бөлгенлеккә төшә”, “Нефть – халык байлыгы, ә керемнәре?”, “Без бензинның 15 сум булуын телибез!”, дигән шигарләр күтәргән ризасызлык белдерүчеләр Татарстан Министрлар кабинеты бинасы каршына җыелды.

Машина һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри берлекләре оештырган чарада баштарак бер меңләп кеше катнашачагы әйтелсә дә, бу сан 500дән артмады. Казанлыларга Түбән Кама, Чистай, Чаллы шәһәрләреннән килүчеләр теләктәшлек күрсәтте.

Төрле байраклар күтәргән ризасызлык белдерүчеләрнең чарасы тыныч узды. Бу тынычлыкны вакыт-вакыт Зур Кызыл урамы буйлап узып барган машиналарның чарада катнашучыларга теләктәшлек күрсәтеп кычкырткан сигнал тавышлары гына бозгалады.
Һөнәри берлекләр хезмәткәрләре сүзләренә караганда, соңгы елларда Русиядә ягулык бәяләре көннән-көн артуын дәвам итә. Бу исә икътисадны тотрыксызландыра, төп туклану ризыкларының бәяләрен арттыра. Һәм үз чиратында күпчелек халыкның тормыш дәрәҗәсе түбән тәгәрәвенә сәбәпче була.

Росстат мәгълүматларына караганда, ел башыннан алып 1 сентябрьгә кадәр, әле Казанда гына бензин бәяләре 19,2%ка, ә дизель ягулыгының бәяләре 6,9%ка арткан.

Татарстандагы бензин бәяләре хәзерге вакытта дөнья илләрендәге уртача бензин бәяләре белән тигезләшеп килсә дә, республикадагы күпчелек кешенең хезмәт хакы алга киткән илләрнең уртача хезмәт хакларыннан күпкә түбән булып кала бирә, дип белдерә һөнәри берлекләр хезмәткәрләре.

Пикетта катнашучы, үзе хокукчы булып эшләүче Фәридә Миронова сүзләренчә, Татарстанда күпләп нефть чыгарылып, әлеге нефтьне эшкәртүче завод булуга карамастан, бензин бәясе бик кыйммәт.

“Бензин бәясе күтәрелгәч, ашау-эчүгә хак күтәрелә. Әмма моңа карап кына халыкның хезмәт хакы, пенсиясе үсми. Бүгенге көндә бензинга иң түбән бәяләр Пермь өлкәсендә. Анда ул 25 сум тора”, ди хокукчы Фәридә Миронова.

Дәүләт статистика үзәгенең быелның 29 август мәгълүматларына караганда, Казанда бер литр 92ле бензин 26 сум 40 тиен торган. Шул ук вакытта Уфада әлеге бензин төре – 25 сум 2 тиен, Оренбурда – 25 сум 1 тиен, Сарытауда – 25 сум 48 тиен, Пермьдә 25 сум 51 тиен булган.

Бүгенге көндә Казанда 92ле бензин 26 сум 90 тиеннән сатыла.

XS
SM
MD
LG