Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы балалар бакчасында башкорт төркеме эшли


Башкорт группасы балалары тәрбиячеләре - Әлфия Ярмуллина белән
Башкорт группасы балалары тәрбиячеләре - Әлфия Ярмуллина белән

Быелның 19 августында Чаллының 74нче санлы "Айсылу" балалар бакчасында тантаналы рәвештә башкорт балалары өчен махсус төркем ачылган иде. "Азатлык" хәбәрчесе әлеге төркем эше белән якыннан барып танышты.


2010 елның 19 ноябрендә Башкорт Корылтае Шурасы утырышында Чаллыдагы балалар бакчасында башкорт балалары төркеме ачу турында сүз була. Бу башлангыч Башкортстан һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерү турындагы чараларга нигезләнә.

Чаллыда 2004 елда башкорт мәктәбе ачылган иде. Хәзер менә биредә яшәүче башкорт балалары өчен 74нче санлы бакчада төркем оештырылды. 19 августта башкорт балалары өчен шушы бакчада төркем ачылу тантанасы булган иде. Анда Башкортстан, Татарстан ягыннан дәрәҗәле кунаклар да катнашты.

Тәрбияче ана теле өчен борчыла

Башкорт балалары төркеме эшли башлауга бер айдан артык вакыт узды. Биредәге вазгыять нинди? Шуны ачыклау максатыннан без Чаллының “Айсылу” балалар бакчасындагы башкорт балалары төркемендә булып кайттык.

Әлеге төркемдә ике тәрбияче эшли, аларның берсе – Башкортстанның Хәйбулла районында туып-үскән Әлфия Ярмуллина.


"Айсылу" бакчасы мөдире Әминә Булатова (сулда) һәм башкорт группасы тәрбиячесе Әлфия Ярмуллина

“Эшне башлап җибәргәндә кыенрак булды. Чөнки Татарстанда бу тәүге төркем. Менә эшли башлагач бик күңелле, балаларга башкорт телендә эндәшүләре бик рәхәт.

Әлегә балалар бик кечкенә, телләре ачылып бетмәгән. Ата-аналары, әби-бабалары башкортча белми. Әгәр гаиләдә башкортча аралашсалар, әби-бабалары өйрәтсә, бакчага да тел белеп килерләр иде.

Хәзер менә башкортча сүзләр, җырлар өйрәтәм. Безгә 17 бала йөри. Тагын 5 бала килергә тиеш. Кечкенәләр төркеме тупланды инде.

Үз милләтем өчен мондый төркемнәр кирәк, дип саныйм. Чаллыда башкортлар күп. Алар белән аралашып торабыз” дип, үзенең тәэсирләре, уй-фикерләре белән уртаклашты Әлфия ханым.

Корылтай хәлләрен белешеп тора

Без бакча мөдире Әминә Булатова белән дә сөйләштек. Ул, ихтыяҗ булса, башкорт балалары төркемнәре санын арттыру мөмкинлеге булуын әйтте.
Балаларның йокы бүлмәләре

“Башкорт балалары төркемен туплаганда кыенлыклар булмады. Мондый төркем ачылу хәбәрен ишеткән әти-әниләр килеп, әле дә кызыксыну белдерә. Хәзер инде тагын бер төркем оештыруны сораучылар бар.

Башкортстан ягы бу төркемнең эше белән кызыксынып тора. Алар ачылу тантанасына да күп итеп китаплар, бүләкләр алып килгән иде. Корылтай исеменнән безгә Стәрлетамактан ярдәм күрсәтәләр, шалтыратып хәлне белеп торалар”, дигән сүзләр белән Әминә ханым башкорт балалары төркеме эшчәнлегенә ачыклык кертте.

“Айсылу” балалар бакчасы Чаллы каласының Яңа шәһәр өлеше үзәгендә урнашкан. Бакчадагы башкорт төркеменә беренче мәлдә дистәгә якын бала кабул ителсә, хәзер аларның саны 23кә җиткән. Бу балалар киләчәктә Чаллыдагы башкорт мәктәбен тулыландырыр дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG