Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Зур сигезлек” илләре гарәп дөньясына ярдәм вәгъдә итә


Алга киткән сигез илнең тышкы эшләр министрлары инкыйлаплар кичергән гарәп дөньясына икътисади һәм сәяси ярдәм күрсәтүне вәгъдә итә. Бу турыда Нью-Йоркта БМОның Генераль Ассамблеясендә хәбәр ителде.

Анда кабул ителгән гаризада әйтелгәнчә, гади халыкның ризасызлык күрсәтүе аркасында зур сәяси үзгәрешләргә ирешкән гарәп илләре иреккә омтылган халык өчен зур мөмкинлекләр тудырыра ала.

Франция тышкы эшләр министры Ален Җүппе, мәсәлән, Мисыр, Үрдүн, Тунис һәм Мароккога якындагы ике ел эчендә 80 миллиард доллар күчереләчәге турында белдерде.
XS
SM
MD
LG