Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан Борһанетдин Раббани белән хушлаша [видео]


Хушлашырга Борһанетдин Раббани рәсеме белән килүчеләр дә бар
Хушлашырга Борһанетдин Раббани рәсеме белән килүчеләр дә бар
Йөзләрчә әфганлы илнең элекке президенты Борһанетдин Раббанины соңгы юлга озату өчен Кабул урамнарына агылды. Шәһәрнең Раббани йорты урнашкан өлешенә бүген беркемне дә кертмиләр. Мәшһүр сәясәтче белән хушлашырга килгән һәрбер кешене тентеп чыгалар.

Борһанетдин Раббани кичә Талибан хәрәкәтенең ике вәкиле белән очрашканда шартлау нәтиҗәсендә һәлак була. Бомба интихарчы чалмасына яшерелгән булган.

Борһанетдин Раббани үтерелде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:05 0:00

Талибан белән сөйләшүләрдә арадашчы вазифасын башкарган Әфганстанның элекке президенты Борһанетдин Раббани Талибан вәкилләре белән очрашканда шартлау нәтиҗәсендә һәлак булды.

Бүген исә Раббани үлеме өчен җаваплылыкны талиблар алганлыгы мәгълүм булды. Ләкин соңрак безнең радиога биргән интервьюсында Талибан вәкиле Зәбиулла Мөҗәһит бу гаепләүләрне кире какты.

Борһанетдин Раббани 1992 елдан алып талиблар хакимиятне алганчы Әфганстан башлыгы вазыйфасын башкара. 1996 елдан соң ул Талибанга каршы көрәшкән илнең Төньяк альянс җитәкчеләренең берсе була. 2010 елда исә Раббани Югары Солых шурасын җитәкли башлый. Аның төп максаты - Әфганстанның хәзерге хакимияте белән талиблар арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу иде.
XS
SM
MD
LG