Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермьдәге “Түгәрәк уен” фестивалендә яшьләр бик күп иде


“Түгәрәк уен” IV Бөтенрусия татар фольклоры фестиваленә 15 төбәктән 450-дән артык халык иҗатын башкаручы килгән. Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты бу юлы фестивальне оештырудан баш тарткан.

Татарстан мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятне үстерү дәүләт үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, иң күп кеше катнашучы җырлы-биюле күренешләрдән торган – фольклор этнографик төркемнәр арасында беренче урынны Пермь өлкәсе Барда авылының “Җәүһәр” фольклор төркеме яулаган.

– Алар Пермь өлкәсендә яшәүче татарларга хас булган җырларны, биюләрне, әйтеш-үртәвечләрне “Гайнә ире” дигән композициягә керткән иделәр. Бу коллектив “Түгәрәк уен” фестивалендә беренче тапкыр катнашты.

Катнашучылар артуга таба барамы? Яңа төркемнәр бар идеме?

– Әйе, бар иде. Түбән Новгородтан, Оренбурдан, Башкортстанның Балтач районыннан да моңа кадәр фестивальләрдә катнашмаган яңа төркемнәр килде. Быелгы фестивальнең үзенчәлеге тагын шунда булды – без бу юлы балалар фольклор төркемнәре арасында да бәйге игълан иткән идек. Ике коллектив катнашты, быелга күп түгел, әлбәттә.

Төмән районы Шыкча авылының “Шытыр-Шатор” ансамбле “Каз куу” күренешен күрсәтте. Бу коллектив 2009 елда II “Түгәрәк уен” фестивалендә “Көтү каршылау” тамашасын тәкъдим итеп Гран-прига лаек булган иде. Быел Пермьгә Саба районы Олы Шыңар авылыннан “Каз канаты” балалар ансамбле дә килде. Алар Сабан туй бәйрәме алдыннан балаларның йомырка җыюларын һәм шушы йола вакытында уйнала торган уеннарны да күрсәттеләр.

Быел, белсәгез, фестивальдә катнашучы үсмерләр һәм яшьләр бик күп булды. Фестиваль тарихында беренче тапкыр беркем дә дискотека буламы дигән сорау бирмәде. Моңа кадәр үткән фестивальләрдә дискотека да булсын әле дип әзрәк башны да катырып ала иделәр. Ә быел исә яшьләрнең барсы да, үсмерләр дә кичке уеннарда мәш бетте.

Соңгы көнне төрле төбәкләрдән җыелган яшьләр минем янга килеп, бу “Түгәрәк уен”ның яшьләр өчен аерым бер чарасын, юлдашын да булдырыйк әле дип бик үтенеп сорадылар. Киләсе елга безнең бит кечкенә генә юбилей – “Түгәрәк уен” оештырыла башлаганга биш ел тула. Шул уңайдан, яшьләр белән бергәләп уйлашып, алар өчен дә бер үзенчәлекле чара оештырырга ниятләдек.

Безнең үзебезнең сәхифә бар. Анда яшьләр форумы да оештырырга килештек. Шунысы игътибарга лаек, яшьләр моңа үзләре теләк белдерде. Шулай ук “контакт” һәм “facebook”та да үз даирәләрен булдырырга килештеләр.

Иң куанычлысы шул – татарның рухы, гореф-гадәтләре, баксаң, яшьләргә бик якын икән. Бу фестивальдә катнашучылар, бигрәк тә Пермь өлкәсенең мәдәният тармагы вәкилләре, яшьләрнең күп булып катнашуына соклану белдерде һәм милләтне саклап калуда тагын бер бик яхшы юл уйлап табылганга теләктәшлек белдерүчеләр дә булды.

Мин үзем дә моңа кадәр еш ишетергә туры килгән, безнең яшьләр хәзер заманча эстраданы гына ярата, дигән сүзләрнең хакыйкатькә туры килмәвен аңладым. Күңелләренә юл гына салу кирәк...

Ә коллективларның башкару осталыкларына килгәндә, күзгә ташланган әйберләр булдымы?

– Бу фестиваль фольклор төркемнәренең тагын бер баскычка күтәрелгәнне күрсәтте. Жюрига беренче, икенче һәм өченче урыннарны бирү иң кыены булды. Коллективлар бер-берсен кабатламый торган, игътибарга лаек һәм моңа кадәр әле күрсәтелмәгән йолалар алып килгән иде.

Безне бик сөендергәне тагын шунсы да булды – татар халкының онытылып бара торган уен кораллы сәхнәгә менде. Иҗатчылар үзләре белән думбра, гөслә, дөңгер (тире тартып эшләнгән барабан), үзенчәлекле тальяннар алып килгән иделәр. Мари Иленнән гөсләчеләр ансамбле чыгышына күпләр сокланды. Дөңгерне Пермь шәһәреннән Радик исемле егет алып килгән иде. Алар бит барсы да кулдан эшләнгән һәм бик үзенчәлекле ия аһәңле.

Тагын иң гаҗәбе - бу халык уен кораллары бәйге вакытында гына яңгырап калмады, ә ял вакытларында, биюләрдә, кичке уеннарда да шушы уен кораллары көенә күңел ачтылар. Әлеге уен кораллары булмаган төркемнәр безгә дә кирәк дип үтенеч белдергәч, ясатырга дип исемлек тә төзеп кайттык.

Пермь өлкәсендә яшәүче татарлар янында булгансыз икән.

– Әйе, фестивальдә катнашучы төркемнәр Барда, Уин, Октябрьски район үзәкләрендә чыгыш ясады. Концертлар туп-тулы залларда үтте. Халык үзенең сәнгатен рәхәтләнеп карады. Әлеге “Түгәрәк уен” фестиваленә Татарстан мәдәният министры һәм Пермь өлкәсенең мәдәният, яшьләр һәм киңкүләм коммуникацияләр министры да килгән иде.

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин барлык халык алдында президент Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыгач: “Бу фестивальнең дәвамы булырга тиеш. Ул – халыкның рухын күтәрә торган бәйрәм. Киләсе елга тагын бергәләп очрашырбыз”, дип әйтте. Фестиваль эстафетасын Самар өлкәсенә бирдек. 2012 елда Самарга кунакка барырга җыенабыз, диде.



450-дән артык кешене бер урынга җыю, аларны дүрт көн бер урында тоту, ашату-эчертү - күп акча сорый. “Түгәрәк уен” фестиваленең иң зур чыгымын- 80% өлешен Пермь өлкәсе хакимияте күтәргән. Аннан соң фестивальнең беренчесеннән башлап бүгенге көнгә кадәр аңа ярдәм итүче – Самар шәһәренең “Гэксар” ширкәте башлыгы Эдуард Ганиев та бу соңгы бәйгегә зур өлеш керткән.

“Түгәрәк уен” фестивален моңа кадәр Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты да оештырыша, Гран-прига махсус бүләк тапшыра иде. Әмма Конгресс Пермьдәге IV фестивальдә катнашмаган.

Татарстан мәдәният министрлыгы да, Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты да Конгрессның “Түгәрәк уен” фестиваленнән нигә ваз кичүе турында аңлатмалар бирүдән баш тартты.

Узган ел “Түгәрәк уен” фестиваленең өченчесенә, Екатеринбурга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Ул үз чыгышы вакытында: “Әгәр мондый фестивальләр үткәрәбез икән - әти-әниебезнең, әби-бабабызның хәтере; балачактан ишетеп үскән җырларыбыз; әбиләр сөйләгән сүзләр һәм өлкәннәрнең гадәтләре әле дә безнең күңелләребезгә саклануга дәлил булып тора”, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG