Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Як-Сервис” авиаширкәте рөхсәтнамәсез калды


Росавиция “Як-Сервис” авиаширкәтенең рөхсәтнамәсен алды. Әлеге ширкәтнең Як-42 очкычы күптән түгел генә Ярославль янында казага очрады. Нәтиҗәдә “Локомотив” хоккей такымының уенчылары – барлыгы 42 кеше – һәлак булды.

Росавиация комиссиясе “Як-Сервис” ширкәтен тикшергәндә күп кенә бозуларны фаш итте. Аларның иң зурысы – пилотларның очышларга тиешле дәрәҗәдә әзер булмавы. Ширкәт җитәкчелеге очучыларны махсус курсларга җибәрмичә генә штурвал артына утырта иде.

Техник яктан да хилафлыклар аз түгел иде. Очкычларның агрегатларын тикшерүдә, мәсәлән, контроль юк дәрәҗәдә иде. Аларны төзәтү эшләре исә бик нык соңарып башкарыла иде.
XS
SM
MD
LG