Accessibility links

Кайнар хәбәр

Солых килешүенә карамастан Йәмәндә бәрелешләр дәвам итә


Йәмән башкаласы Сана шәһәрендә оппозиция тарафдарлары һәм хөкүмәт көчләре арасында бәрелешләр яңадан башланып китте. Сугыш каршы яклар арасында кичә генә төзелгән солых килешүенә карамастан яңадан көчәеп китте.

Соңгы өч көн эчендә генә бәрелешләрдә 80 кеше һәлак була. Бүген аларны җирләделәр. Сугыш корбаннары белән хушлашырга йөзләрчә кеше килде.

Йәмәндә гыйнвар аеннан бирле Гали Габдулла Салихның президентлыктан китүен таләп итеп протест чаралары үтә. Салих үзе берничә ай элек дәваланырга дип Согуд Гарәбстанына киткән иде. Анда ул хакимияттән баш тартырга җыенмавы турында белдерде.
XS
SM
MD
LG