Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:56

Казан үзәгендә 23 бинаның төзелеше туктатылды


Казан үзәгендә корылып яткан 23 бинаның төзелеше туктатылды. Әлеге фәрманны Татарстан төзелеш эшләрен күзәтү идарәсе чыгарды. Сүз 16 торак йорт һәм 7 эш бинасы турында бара, дип хәбәр итә Бизнес Online.

Соңгы вакытта Татарстан президенты Казан үзәгендәге тарихи биналарның хәлен тикшерер өчен җәяүле экскурсияләргә чыга башлады.

Ә күптән түгел генә Миңнеханов Дәүләт шурасына юлламасында башкаланың тарихи үзәген бер ел эчендә тәртипкә китерергә кушты. Республика башлыгы бөтен биналарның хуҗаларына карата шәһәрнең тарихи йөзен юкка чыгарган өчен катгый чаралар күрергә чакырган иде.

XS
SM
MD
LG