Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:15

Раббаниның үтерелүе - Әфганстандагы вазгыятьнең чагылышы


Борһанетдин Раббани белән хушлашырга килгәннәр

Борһанетдин Раббани белән хушлашырга килгәннәр

Талибан белән солых сөйләшүләре өчен җаваплы Борһанетдин Раббаниның үтерелүе Әфганстандагы тотрыксызлыкны күрсәтә.

Кабул Әфганстанның сишәмбе көнне үтерелгән элекке президенты Борһанетдин Раббанины соңгы юлга озатты. Сишәмбе көнне интихарчы тарафыннан бомба шартлатып үтерелгән Югары солых шурасы башлыгы Раббани Талибан белән сугышны туктату турында сөйләшүләр алып барган булса да, соңгы айларда тынычлыкка ирешүгә өметен югалткан булган.

Әфганстанның элекке президенты Борһанетдин Раббани үтерелү сәбәпле илдә чуалышлар күтәрелүгә юл куймау өчен президент Хәмит Карзаи Нью-Йорктагы БМО Гомуми мәҗлесе утырышын калдырып Әфганстанга кайтырга мәҗбүр булды. Әфганстан таҗикларының тәэсирле җитәкчесе, Югары солых шурасы башлыгы Раббани сишәмбе көнне Кабулда үз өендә интихарчы шартлаткан бомбадан һәлак булды.



Әфган рәсмиләренең Азатлык радиосына әйтүенчә, интихарчы үзен Талибанның югары җитәкчесе итеп таныткан һәм Раббани белән очрашу таләп иткән. Бомбаны ул башына ураган чалмага яшергән. НАТО әйтүенчә, Раббани йорты янына аның белән тынычлык сөйләшүләре үткәрергә теләүләрен әйтеп ике интихарчы килгән булган.

Раббани белән хушлашу җыены янында иминлек чаралары
Чәршәмбе көнне Кабулның дипломатлар яши торган өлешенә, Раббани йорты янына йөзләрчә кеше җыелып аны үтерүгә ризасызлык белдерде.

Хөкүмәт көчләре шәһәрнең бу өлешендә иминлек чараларын арттырды. Анда машиналар кертелмәде, җәяүлеләрнең дә күбесе тикшереп кенә кертелде.

Раббани Әфганстанда күп кан коелган 1992-1996 елларда президент булды. Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылганнан соң ул чакта илдәге төрле мөҗәһетдин төркемнәре арасында сугыш башланып Кабулның күп кенә өлешләре граната аткычлардан җимерелде.

1990 еллар урталарында илнең зур өлешен Талибан яулап алганнан соң Раббани Кабулдагы җитәкчелектән китәргә мәҗбүр булды һәм Талибан хакимиятенә каршы сугышучы Төньяк Альянсның мөһим әгъзасына әверелде.

Ул чорда Раббани Әфганстандагы таҗик хәрби җитәкчесе Әхмәт Шаһ Масудның сәяси беректәше булды. Әхмәт Шаһ Масудны әл-Каидә интихарчысы 2011 елның 9 сентябрендә үтерде.

Соңгы бер елда Раббани Әфганстан хөкүмәтенең Талибан белән солых урнаштыру тырышлыкларын җитәкләде. Әмма бу юнәлештә әллә ни уңыш күрелмәде. Бу елның мартында Раббани радиобызга Талибан белән сөйләшүләрдә уңышка өметләнүен белдергән иде.

Борһанетдин Раббани
“Без оппозиция белән элемтә урнаштырдык. Без шулай ук берничә очрашу да үткәрдек. Андый очрашулар үткәрү дәвам итә. Без хатлар да алышабыз. Әмма бу бәйләнешләр җәмәгатьчелеккә ачарлык дәрәҗәдә түгел”, диде Раббани.

Шулай да Кабулда яшәүче әфган сәяси күзәтүчесе Ваһит Можда әйтүенчә, ул чактан бирле Раббани Талибанның солых сөйләшүләре теләвенә ышанычын инде югалткан булган. Можда әйтүенчә, берничә көн элек кенә ул Раббани белән сөйләшкән булган.

“Соңгы арада Раббаниның Талибаннан күңеле кайткан иде. Алар солыхка әзер түгел дип әйтә торган иде. Ул Талибанга катгый рәвештә каршы позиция алды. Кайбер дуслары да аның эше Талибан белән килешүгә ирешүне җитәкләү булуын исенә төшереп артык тәнкыйтьчән карамаска чакыра иде. Ул солых шурасын җитәкләүдән туйган кебек, бу вазифадан китәргә җыена кебек күренә иде”, - диде Можда.

Хәмит Карзаи Нью-Йоркта чыгыш ясый

Раббаниның килешүгә ирешү мөмкинлекләре булу-булмауга карамастан, аны үтерү хөкүмәтнең тынычлык урнаштыру тырышлыкларына зур символик орым буларак бәяләнә.

Шулай да Әфганстан президенты Хәмит Карзаи, Нью-Йорктан кайтып китәр алдыннан Раббаниның үтерелүе тынычлык урнаштыру тырышлыкларына нокта куелуны аңлатмый, диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG