Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:23

Русия президенты администрациясе башлыгы урынбасары Сурковны тәнкыйтьләгән “Правое дело”ның элекке башлыгы Прохоров тирәсендәгеләр турында Кремль күзәтүендәге мәгълүмат чаралары бөтенләй киресен сөйли башлады.


“Правое дело”га җитәкче булып килгәч өч ай дәвамында телевизор экраннарыннан төшмәгән миллиардер Михаил Прохоров Русия президенты администрациясе башлыгы урынбасары Владислав Сурковны кискен тәнкыйтьләгән иде. Бу хәлдән соң Прохоров дәүләт карамагындагы матбугат чараларыннан юкка чыгып кына калмады, ә аны бөтенләй тискәре итеп сурәтли башладылар.

Хәтта аның тарафдары булып алган мәшһүр йолдыз Алла Пугачева да тәнкыйтькә дучар булды.

Бу хәлләрнең артында Кремль торганлыгы яхшы ук сизелә. “Коммерсантъ” газеты журналисты Арина Бородина язуынча, Прохоров фиркане тартып алдылар дип белдергән көнне үк, “Время” тапшыруын алып баручы Екатерина Андреева Прохоровны инде “Правое дело”ның элекке башлыгы дип түгел, ә “корылтайга килмәгән миллиардер" дип атады.

Прохоровның: “Илдә курчак уйнатучылар бар. Ул күптән инде сәяси мохитне хосусыйлаштырды, ил җитәкчелегенә дөрес булмаган мәгълүмат җиткереп тора, киңкүләм мәгълүмат чараларына басым ясый, кешеләрне алдап-йолдап үз ягына тарта. Аның исеме – Владислав Юрьевич Сурков”, дигән белдерүе Русия җитәкчелеге күзәтүендә булган мәгълүмат чыганакларының берсендә дә күренмәде.

Ул гына да түгел, Кремль контролендә булган НТВ каналында 16 сентябрь көнне “Правое дело”га кергән Евгений Ройзманның криминал үткәне, алдашуы һәм акча үзләштерүе турында документаль фильм күрсәтелде.

Алла Пугачеваның сул ягында Михаил Прохоров утыра
Ә инде якшәмбе бөтен халык өйдә рәхәтләнеп телевизор караган вакытта эфирга “Алла, безгә миллион бирегез!” дигән документаль фильм чыкты. Бу язма җырчыны финанс пирамидасында катнашучы буларак гаепли.

Алла Пугачева Прохоров ягына басып Кремльнең югары дәрәҗәдәге түрәсен (Сурковны) “акылыннан язган” дип атаган иде.

“Прохоров белән булган хәлне яктыртуны Кремль бик каты итеп тыйганын мин яхшы беләм. Әмма иң нык тәэсир иткәне, хәтерем ялгышмаса бу Россия -1 каналы иде, Прохоров һәм Ройзманны исемнәрен әйтеп тормыйча гына атадылар. Бу нәкъ исемнәрен әйтергә лаек булмаган Березовский, Касьянов, Ходорковский кебек”, ди "Коммерсантъ" журналисты Бородина.

Русиянең кайбер мәгълүмат чаралары хәтта Прохоровның язмышы 2003 елда Кремль белән низагка кергәч кулга алынган ЮКОС-ның элекке башлыгы Михаил Ходарковскийныкы кебек үк булачак дип тә язып чыкты. Әмма Прохоров үзе андый ук эзәрлекләүләр булыр дип уйламавын әйтте.

Белгечләр дә Кремльнең башта Прохоровны үз күрүен, ә аннан соң аңа нык ачуы кабарганлыгын әйтә. Мәскәүдәге Карнеги үзәге белгече Мария Липман сүзләренчә, Русиядәге сәяси сәхнә Кремль монополиясе астында.

“Матбугатта бу хәлләрне яңача яктырта башлау бер генә хакыйкатьне күрсәтә – сәяси уеннарның артында ни генә тормасын, йә бу җәнҗалның артында нинди генә сәяси борылышлар булмасын, бер нәрсә үзгәрешсез кала – сәяси сәхнә тулысынча башкарма хакимият контролендә һәм алар ничек кирәк дип тапса, шулай уйный да”, диде Липман.

4 декабрь көнне Дәүләт думасына сайлауда “Правое дело”ның киләчәге болытлы. Фирканең кайбер әгъзалары Прохоровның янә җитәкче булып кайтуын теләсә дә, ул артка таба юл булмавын белдерде.

Белгечләр Мәскәү Кремле белән Прохоров арасындагы низагка берничә сәбәп китерүен әйтә. Берәүләр, Прохоров фиркасенә Ройзманны алып Кремльнең ачуын чыгарды, ди. Икенчеләр исә, Прохоров рус милләтчеләрен җәлеп итте һәм фирка платформасына популистик юнәлеш биргәнгә каршылыклар башланды, ди.

Ә Кремль исә фирканең күбрәк бизнес мәнфәгатьләрен яклавын, шуннан артык читкә тайпылмавын тели.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG