Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:26
Дагстанда ике шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды, 60-тан артык кеше яраланды, аларның яртысы диярлек полиция хезмәткәрләре.

Беренче бомба төн уртасында шартлый. Ул 3 килограмм тротил көчендә иде. Бу очракта бер кеше дә зыян күрмәде. Берничә минуттан соң, урынга тәртип сакчылары килеп җиткәч, якында торган бер машина шартлый. Аның эчендәге бомбаның куәте 40 килограмм тротил көченә ия иде.

Тикшеренү комитеты хәбәр иткәнчә, бомбалар Эшке эшләр министрлыгы бинасы янында шартлаган. Якын-тирәдә урнашкан берничә йорт һәм кибетләр зур зыян күрде.

Бүген Дагстанда шулай ук Буйнакски районы Эчке эшләр идәресенең башлыгына һөҗүм оештырылган иде. Аның машинасы кораллардан каты утка тотылды. Түрә үзе исән калды, аның янында булган ике кеше исә һәлак булды.

XS
SM
MD
LG