Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:54

Греция каешын ныграк кыса башлады. Халык ризасызлык белдереп урамга агыла


Греция хөкүмәте авыр икътисади хәлдән чыгу чараларын раслады. Алар арасында - пенсия һәм хезмәт хакларын кыскарту, берничә мең дәүләт хезмәткәрләренә акчаны өлешчә генә түләү һәм күчемсез милеккә салым арттыру.

Халык арасында зур ризасызлык белән каршыланган әлеге чаралар Грециягә 8 миллиард евро күләмендәге чираттагы халыкара финанс ярдәмен алу өчен кирәк. Бу акча вакытында килеп җитмәсә, ил бөлгенлеккә дучар булырга мөмкин.

Шуңа карамастан, Греция һөнәр берлекләре халыкны урамга алып чыгып ризасызлык чараларын оештырырга вәгъдә итте. Бүген, мәсәлән, Грециянең транспортчылары бер тәүлеккә эш ташлау игълан итте. Әлеге чарада авиа, тимер юл, шәһәр траспорты хезмәткәрләре һәм таксистлар катнаша.

XS
SM
MD
LG