Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:31

Рим Папасы Бенедикт XVI Германиягә килде


Рим Папасы Бенедикт XVI Германиягә очарга әзерләнгән вакытта

Рим Папасы Бенедикт XVI Германиягә очарга әзерләнгән вакытта

Рим Папасы Бенедикт XVI бүген Германиягә беренче дәүләт сәфәрен башлый. Дүрт көн эчендә Ватикан башлыгы алман парламентында чыгыш ясарга, Берлиндагы Олимпия стадионында ачык һавада гыйбадәт кылырга, илнең көнчыгышындагы кайбер калаларга һәм туган ягы Бавариягә барырга җыена.

Бундестаг әгъзаларының күбесе Бенедикт XVI-ның Пулаттагы чыгышына бойкот белдерергә җыена. Шул ук вакытта Папаның Германиягә сәфәре вакытында күптөрле каршылык чаралары көтелә.

Гади халык һәм парламент вәкилләре шушы чаралар белән педофил руханилары тарафыннан кимсетелгән кешеләргә тиешле ярдәм күрсәтелмәвенә ризасызлык белдерә һәм целибат - руханиларның өйләнмичә торуга каршы чыга.

Соңгы вакытта католик чиркәвенең Германиядәге абруе бермә-бер төшә бара.

XS
SM
MD
LG